17 февраль 2015 яңалыклары
-
Югары Чыршылыда кызыклы конкурс оештырылды
14 февраль Изге Вәли көне уңаеннан Югары Чыршылы мәдәният йортында шигырь һәм рәсем конкурсы оештырылды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Сарман гимназиясе укучылары сугыш ветераннары белән очраштылар
Җиңүнең 70 еллыгын каршылаганда музейда күп кенә чаралар уза. Шуның берсе кичә булды. Сарман гимназиясе укучылары сугыш ветераны Дәүләтова Камал һәм Халимов Мисхәт белән очраштылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр. Ветераннар сугыш елларын сөйләделәр. Бу чара ТНВ каналы тарафыннан видеоязмага төшерелде. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Иске Минзәләбаш укучылары Әфган сугышы ветераннары белән очрашты
13 нче февральдә А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары өчен "Батырлык дәресе" үтте. Анда Әфган сугышы ветераны полковник Рафаэль Газизуллин һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге хезмәткәре Хадиуллин Ленар , якташыбыз Солтанов Рафис чыгыш ясадылар. Сүз Бөек Ватан һәм Әфган сугышлары турында барды.
-
Иске Минзәләбаш мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган класс сәгате узды
Бүген А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Муса Җәлил биографиясенә һәм иҗатына багышланган класс сәгатен мәктәбебезнең библиотекаре Венера Миргасимовна үткәрде. Чөнки 15 нче февраль көнне Татар халкының патриоты, бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил тууына 109 ел. Ул әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрь....
-
Югары Чыршылыда Илһам Шакировка багышланган күргәзмә урнаштырылды
15 нче февраль көнне райондашыбыз, татар эстрадасының тере легендасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, "Халыклар дуслыгы" ордены иясе Илһам Шакировка 80 яшь тулды. Шушы уңайдан Югары Чыршылы мәдәният йортында "Халкыбызның моң иясе Илһам Шакировка 80 яшь" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә...
-
Саклаубашта кичә узды
13 февраль Саклаубаш авыл китапханәсендә "Җырлап өзелгән гомер" дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган чарада китапханәче З.Ө.Солтанова укучыларга герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Электрон презентация күрсәтелде. «Үзем үлсәм исемем, җырым үлмәс, ул яңгырар илнең кырында...» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә...
-
Сарман егете өчен тавыш бирик
Эллина Дәүләтбаева - Син минем язмышым дигән клибы өчен тавыш бирегез. Клипта безенең райондаш Марат Сафиуллин төшкән. Клипның номеры 086. SMSларны 1320 номерына купме телисез, шул кадәр җибәрегез. 1 sms = 10 балл !!!! SMS хәбәрне "ТОПКЛИП" сүзе белән башлап җибәр. Мәсәлән: " ТОПКЛИП 086". Сез атнага бары тик БЕР...