16 февраль 2015 яңалыклары
-
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район советы утырышында катнашты
Бүген муниципаль район Советының чиртаттагы утырышы булды. Аның көн тәртибенә куелган мәсьәлә - Сарман муниципаль районының 2014 елда социаль-иктисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлар турында доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснулиин чыкты. Фикер алышуларда «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик Каюмов, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина катнаштылар. Шулай...
-
Өчөйле Саклау авылында яңа кургәзмә ясалды
Өчөйле-Саклау авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен татар халкының бөек шагыйре"Муса Җәлил талантлы әдип,ялкынлы көрәшче"дигән күргәзмә полка эшләнеп,күзәтү ясалды.Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар.Шулай ук, татар халкының ,Татарстанның,Россиянең халык артисты Илһам Шакировка - 80 яшь тулу уңае белән иҗаты белән кызыксындылар.
-
Өчөйле Саклауда "Изге Вәли" көнен билгеләп уздылар
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында"Изге Вәли" көне уңае белән китапханә белән берлектә "Гашыйклар көне" дигән бәйрәм дискотекасы уздырылды.Дискотека төрле уеннар белән үрелеп алып барылды."Мәхәббәт - сәнгатькә тиң ул" дигән күргәзмә эшләнеп,күзәтү ясалды.
-
Гашыйклар көнендә Сарманда яңа гаилә туды
2015 нче елның 14 нче февралендә Сарманда Гашыйклар көнендә Салават һәм Регина Солтановлар гаилә корып җибәрде. Бу көнне хәтта табигать тә шатланган иде. Кояш барсына да бертигез көлеп карый, өй түбәләреннән тамчы тама... Яшьләрне гаиләләре туган көн белән котларга бик күп якыннары, туганнары, кунаклар җыелган иде. Барысы исеменә дә матур...
-
Сарман һәм Тукай районы хоккей командалары көч сынаштылар
Тукай районы Яңа Суыксу авыл җирлеге хоккей командасы Сарманга дусларча очрашуга килде. Аграр көллият егетләре белән уйнап, матур чыгыш ясадылар. Соңыннан Сарман командасына үзләре алып килгән кубокны тапшырып, кабул иткән өчен рәхмәт белдерделәр.
-
Рангазар авылыннан Ләйсән уң меңлек сертификат откан
Рангазар авылыннан Галимҗанова Ләйсән "Болгар" радиосында барган викторинада дөрес жавап биреп, уң мең сумлык сертификат отты. "Ирем Айдар белән гаилә корып яшәвебезгә шушы арада биш ел була , бик вакытлы бүләк булды!",- ди үзе Ләйсән.
-
Сарманда авыруны мәҗбүри госпитализацияләргә туры килгән
Сарман районы прокуратурасы туберкулез белән авыруның дәваланудан баш тарту фактын тикшерде. Билгеле булганча, 2012 елның февраленнән врач-фтизиатр диспансер учетында торучы «инфильтративный туберкулез S1-2 обоих легких» диагнозлы ир-ат, дәвалану процедураларына кат-кат чакырулуга карамастан, билгеләнгән вакытка килмәгән. Федераль закон буенча, туберкулезның йогышлы формалары белән авурылар, санитар-эпидемик режимны бозу һәм аңлы рәвештә дәваланудан...