13 февраль 2015 яңалыклары
-
Җиңүчеләрне редакциядә бүләк көтә
Кәҗә белән төшкән фотолар конкурсында "Тамашачылар симпатиясе призы" өчен тавыш бирү туктатылган иде. Без тавышларның дөреслеген тикшердек. Сайтка керүчеләр саны белән тавыш бирүчеләр саны туры килмәү сәбәпле, кайбер шикләр туды. Шуңа күрә, аз тавыш җыючыларның да фикерләрен исәпкә алып, бәхәсләр тумасын өчен, катнашучы һәркемне бүләкләргә булдык. Бүләкләр редакциядә көтә, рәхим...
-
Сарман районында Әфганчылар очрашуы –14 февральдә узачак
15 февраль - Совет гаскәрләренең чикләнгән контенгенты Әфганстаннан чыгарылган көн. Бу уңайдан районда чаралар 14 февральдә үтәчәк. Әфганчыларның 7.30 сәгатьтә Сарманда - хәрби комиссариат, Җәлилдә поссовет бинасы янында җыелуларын көтәләр.
-
Җәлилдә "Изге Вәли" көненә багышланган дискотека узачак
Бу атнаның җомгасы һәм шимбәсе "Җәлил" кинотеатрынды " Изге Вәли" көненә багышланган дискотека. Туры эфир буенча сөйгән ярыгызны ктолый алу мөмкинлее булачак. Бәйрәм уңаенна кинога билет бүләккә. Башлана 20:00 кинотеатрда
-
Имтихан бирүче балаларның әти- әниләренә киңәшләр бирелде
11 нче февраль көнне МБББУ "Юлтимер туп гомуми белем бирү мәктәбе" ндә ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта район мәгариф бүлегеннән имтиханнар буенча әйдәп баручы методист Саетгараева Раушания Камиловна катнашты. Ул имтихан нәтиҗәләре белән таныштырды , быелгы үзгәрешләр турында сөйләде. Әти-әниләргә һәм балаларга үзенең киңәшләрен җиткерде. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Пенсия фонды узган елга йомгак ясады
Кичә 12 нче февральдә "Сарман" кинотеатрында район Пенсия фонды идарәсенең узган ел йомгакларына багышланган җыелышы үткәрелде. Идарә начальнигы Асыляр Харисов узган елгы эшчәнлекләре белән таныштырды. Фикер алышуларда район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаштылар. Җыелышта катнашучы Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең контроль-ревизия бүлеге начальнигы Наил Сафиуллин республика Пенсия фонды күрсәткечләре...