12 февраль 2015 яңалыклары
-
Сарман фермерлары Казанга съездга барачак
Бүген район фермер-крестьян хуҗалыкларының, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җитәкчеләренең киңәшмәсе булды. Анда иң элек район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов фермер хуҗалыкларының узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды, 2015-2017 елларга бурычларга тукталды. Киңәшмәдә фермерларга дәүләт ярдәме программалары турында сөйләштеләр, фермерларның 19 февральдә Казанда узачак XV съездына делегатлар...
-
Җәлилдә башлангыч сыйныфлар өчен рус теле атнасы башланды
"Җәлил гимназиясе"ндә башлангыч класслар өчен рус теле атнасы башланды. Беренче көнне ук "Лучший каллиграф" дигән конкурс үткәрелде. Матур язу күнекмәләрен үзләштергән укучылар: Галимзянова Э., Закирова Ю., Фазлуллин Т., Гущина Н., Валиева Р., Лукманова А., Самарова Д. һәм башкалар. Шулай ук бу көнне рус теленнән иң матур дәфтәрләр дә сайланып алынды....
-
Музей хезмәткәрләре Адлер Тимергалин иҗатына багышланган класс сәгате уздырдылар
Күренекле язучы-фантаст, якташыбыз Адлер Камил улы Тимергалинның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыру максатыннан һәм Сарман районының 85 еллык юбилее уңаеннан гимназия укучылары өчен музей хезмәткәрләре "Оялырлык хезмәтем юк" дип исемләнгән класс сәгате уздырды. Тулырак мәгълүмәтне сылтамадан узып укыгыз
-
Ләшәү Тамак мәдәният йортында “Батырлар даны мәңгелек” бәйгесенең чираттагы зона этабы узды
Анда: Ләшәү-Тамак, Сарайлы, Иске Кәшер, Күтәмәле, Түбән Ләшәү, Иске Минзәләбаш, Куҗак, Колмәт, Яңа Имән авылы мәдәният йортлары катнашты. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
"Җирдә тынычлык хакына" дигән сәнгатьле укучылар конкурсының иң яхшы эшләре билгеләнде
Бүген Сарман сәнгать мәктәбендә "Җирдә тынычлык хакына" сәнгатьле укучылар конкурсының иң яхшы эшләре билгеләнде. Бүләкләү тантанасында Татарстан хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Дашгын Гасанов катнашты. Бүләкләүләр "Шигырьләр" һәм "Проза" номинацияләрендә үтте. "Шигырьләр" Вилдан Юнысов (Әлмәт авыл китапханәсе) Эльмира Габидуллина (Җәлил бистә китапханәсе) Айгөл Сәлахова (Сарман урта...
-
Кәҗә белән төшкән фотолар конкурсында "Тамашачылар симпатиясе призы" өчен тавыш бирү тәмам
Кәҗә белән төшкән фотолар конкурсы тәмам.Тавыш бирү туктатыла.