9 февраль 2015 яңалыклары
-
Сарман районы әтиләре өчен тавыш бирик
"Болгар радиосы" иң яхшы әтине эзли. Конкурс "Болгар радиосы" көче белән уздырыла һәм компания (алга таба Оештыручы) турында хәбәрдарлык мәйданын киңәйтүне максат итеп куя. Җиңүчене ачыклау Оештыручының рәсми сайтында (bolgarradio.com) ачык тавыш бирү юлы белән башкарыла. Әлеге конкурста Сарман әтиләре дә катнаша, аларга тавыш бирик, райондашлар.
-
Саклаубашта яңа түгәрәк эшли башлады
Саклаубаш авыл клубында ел башыннан яңа сәйлән белән үрү түгәрәге эшләп китте. Анда 5-6 сыйныф укучылары бик теләп йөри. Түгәрәкнең җитәкчесе Сафина Роза. Тулырак фоторепортаж сайтта
-
Иске Әлмәт мәктәбендә студентлар белән очрашу узды
Безнең Әлмәт мәктәбендә төрле чаралар бик еш уткәрелә.Иң кызыклы чаралардан берсе студентлар белән очрашу кичәсе булды.Студентлар авыр кышкы сессиядән соң үзләренең яраткан мәктәпләренә җыелдылар.Алар һәр елны үзләрен укыткан укытучылары янына бик теләп җыелалар.Очрашу кичәсенә студентлар Фәтхетдинова Ләйлә,Сөләйманова Лилия,Хөснетдинова Лилия,Гайнетдинов Мансур,Хакимуллина Йолдыз,Галиева Индира,Мингазова Рүзилә,Рахимов Айнур,Рахимов Рәзил килделәр.Алар безне үзләренең укыган уку...
-
Мортыштамак мәктәбендә балалар "Великая Война" фильмын карадылар
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Мортыштамак мәктәбенең актлар залында укучылар бергәләшеп "Великая война " фильмын карадылар. 18 серияле бу фильмның "Битва за Москву" дип аталган сериясе иде. Оештыручысы-мәктәпнең тарих укытучысы Зилә Гараева.