30 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Ренат Рәхимов һәм Зөһрә Хәбибуллина – район укытучылары арасында өстәл теннисын иң оста уйнаучылар
27 гыйнварда Сарман гимназиясенең спорт залында район укытучылары арасында өстәл теннисы буенча турнир узды. Ир-атлар арасында Җәлил гимназиясеннән Ренат Рәхимов җиңде. Картинг-клуб тренеры Рәиф Сәетшин икенче урынга лаек булды, Мортыштамак мәктәбе укытучысы Илдар Хафизов өченче урын алды. Хатын-кызлар арасында икенче санлы Җәлил урта мәктәбеннән Зөһрә Хәбибуллинага тиңнәр булмады. Икенче урынны...
-
Сарманлылар район газетасына вакытыннан алда языла алалар
1 февральдән "Татарстан почтасы" 2015 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга вакытыннан алда яздыру башлый. Әлегә вакытлы матбугатка иске - беренче яртыеллык бәяләреннән язылырга мөмкин. "Сарман"га бүгенге бәясеннән язылырга ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучылар.
-
Сарманлыларның пенсияләре 11,4% ка артачак
2015 елның 1 февраленнән 1013 мең татарстанлының пенсиясе 2014 елда куллану бәяләренең артуы күләменә, ягъни 11,4% ка индексацияләнә. Иминият пенсияләре белән бер үк вакытта пенсиянең элекке база өлеше күчермәсе, ягъни аерым бер түләүләр дә арта. Алдан хисаплаулар буенча индексация нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында картлык буенча иминият пенсиясе уртача 12300 сумга җитәчәк....
-
Сарманда "Татарстанның чаңгы юллары-2015" ярышлары узачак
6 февральдә "Старт" чаңгы базасында "Татарстанның чаңгы юллары-2015" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Ярышларда катнашучыларны теркәү 8.00 сәгатьтә башлана. 10.00 сәгатьтә катнашучылар парады булачак һәм 10 сәгать 30 минутта ярышларга старт биреләчәк. Чаңгылар белән килү сорала. Шулай ук оешма җитәкчесе һәм табиб раслаган гариза, паспорт һәм...