26 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә җыеннар узды
Карашай Саклау, Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә узган җыелышларда халык активлык күрсәтте. Җыеннарда үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Иң элек һәркайсы үз җирлекләрендә җирлек башлыклары Ришат Әхмәтшин, Наилә Хуҗина чыгыш ясадылар. Көн тәртибе буенча икенче булып сүз "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыевка бирелде. Районның икътисади үсеше турында башкарма комитет җитәкчесе...
-
Александровка һәм Рангазар авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде
Бүген Александровка һәм Рангазар авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары үткәрелде. Александровка авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Асфан Нуриәхмәтов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. "Җәлил" агрофирмасы директоры Яхъя Фәсхетдинов узган елгы эш нәтиҗәләренә тукталды. Полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков райондагы һәм җирлекләрдәге криминоген хәлне яктыртты. Суд приставлары...
-
Район авыл җирлекләрендә җыеннар башланды
Бүген Сарман районы авыл җирлекләрендә җыеннар башланды. Кәүҗияк һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә узган җыеннарда җирлек башлыклары Флүр Әхмәтгәрәев һәм Данияр Газизов, "Сарман" агрофирмасы директоры Дикъкать Хөснетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләис Нуртдинов халык алдында чыгыш ясадылар: узган елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр, алга таба планнар белән таныштырдылар. Шулай...
-
Районнан 26 укучы Яр Чаллы дельфинариена сәяхәт кылдылар
Исегездә булса, узган атнаны 26 укучы озатучылар һәм оештыручы-педагоглар белән бергә Яр Чаллы шәһәре дельфинариена экскурсиягә бардылар. Алар арасында мөмкинлекләре чикләнгән балалар да бар иде. Бу сәяхәттә аларга райондашыбыз Илдар Гамиров спонсорлык ярдәме күрсәтте. Сезгә балаларның сәяхәтеннән берничә фото тәкъдим итәбез. Тагын да күбрәк фотоларны Сарман муниципаль районы порталыннан карагыз.
-
Сарман аграр көллиятендә патриотик тәрбиягә багышланган чара узды
Укучыларга туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, укучыларга патриотик тәрбия бирүдә музейларның әһәмияте зур. Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре мәктәпләргә, көллияткә барып төрле, шул исәптән, патриотик тәрбиягә багышланган чаралар үткәрәләр. Шундыйларның берсе Сарман аграр...
-
Илексаз мәктәбендә кул эшләре белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар да бар
Бер хәким балаларга шулай нәсыйхәт бирде ки: "Әй җаннарым, угланнарым, нәсыйхәтне ишетегез - һөнәр үгрәнегез. Дөньяның милкенә вә дәүләтенә ышанырга ярамас. Алтын-көмеш сәфәр кешесенә хәтәрдер; вә йорт-йир кешесенә дәхи хәтәре бар: я угры алып китәр, яки утка янып китәр. Әмма һөнәр - бер агым судыр вә ышанычлы дәүләтдер. Һөнәр иясе...
-
Сарманда мөселманнар арасында өстәл теннисы буенча турнир үтте
25 гыйнварда Сарман гимназиясе спорт залында мөселманнар арасында өстәл теннисы буенча турнир үтте. Ярышларда җиңүне Сарман авылыннан Альберт Сәхәбетдинов яулады. Айрат Гайфетдинов икенче урынга лаек булды. Ул шулай ук Сарман авылын тәкъдир итте. Мортамактан Роберт Гәрәев турнирда өченче булды.