12 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Александровкада матур кәҗә яши
Александровка авылында яшәүче кечкенә Румилә белән Диләрәнең матур кәҗәләре бар. Кызлар алар янында еш булалар, кәҗәләренең ашаганын күзәтергә яраталар.
-
Янурыста теннис ярышлары узды
"Бердәм Россия" партиясе узган Сабантуйда Янурыс мәдәният йортына теннис өстәле бүләк иткән иде. Авыл яшьләре аннан бик теләп, кичләрен эштән, укудан тыш вакытларында файдаланалар. Яңа ел алдыннан теннис буенча турнир да уздырдылар. Ярышларны ел саен оештыруны матур традициягә әверелдерергә ниятлиләр җирлектә. Быел уеннарны уздыруда авылдашлары Ришат Нургалиев спонсорлык ярдәме күрсәткән.