10 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Якташыбыз иренә багышлап музей ачкан
Казанның Совет районындагы 174нче мәктәптә мәшһүр җырчы - якташыбыз Зөһрә Сәхәбиеваның ире Хәйдәр Бигичев музее ачылды. Аны оештыруга Зөһрә ханым үзе һәм мәктәп директоры Гүзәл Мифтахова күп көч куйган. Зөһрә ханым музейга иренең сәхнә киемнәрен, гаилә архивыннан фотолар, җырчының җырлары яздырылган пластинкалар, дисклар тапшырган. Музей шәһәрнең экскурсияләр маршрутына кертеләчәк.
-
Соңгы тәүлектә табигать шартлары белән бәйле бәла-казалар Сарманны урап узган
Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең район гарнизоны хәбәр итүенчә, соңгы тәүлектә табигать шартлары белән бәйле бәла-казалар булмаган. Бүген - 10 гыйнварда тизлеге секундына 15-20 метрга җитүчән җил, буран, юлларда кар көртләре күзәтелә. Бик кирәкмәгәндә, юлга чыкмагыз, чыккан очракта, сак йөрегез.
-
Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты узачак
Билгеле булганча, быел Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты узачак. Анда 200гә якын илдән 2,4 мең спортчы катнашыр, дип көтелә. Чемпионатка билетлар сатыла башлады инде. Аларны электрон рәвештә дә сатып алырга була.
-
Яңа елның беренче әние - Сарсаз Тәкермән авылыннан
Ел башыннан район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә өч сабый - ике малай һәм бер кыз бала дөньяга килгән. Яңа елның беренче әние - Сарсаз Тәкермән авылыннан Илсөяр Гатиятуллина. Ул 6 гыйнварда кыз бала тапкан. Нәниләр әти-әниләрен сөендереп, сау-сәламәт үссеннәр.