7 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Азалакта куңелле кичә үтте
Азалак авылында Яңа ел кичәсе бик күңелле узды. Бәйрәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
-
Иске Кәшернең "Миләш" балалар бакчасында бәйрәм булды
Иске Кәшер авылы «Миләш» балалар бакчасында бәйрәм иртәсе утте. Маскарад костюмнарыннан киенгән балалар төрле әкият геройлары белән очраштылар. Урман җәнлекләре, Кыш бабай, Кар бабай һәм әкият персонажлары белән бергәләп маҗаралы Яңа ел тамашасында катнаштылар. Ата-аналар һәм балалар күтәренке кәеф белән күңелле ял иттеләр. Соңыннан һәр бала Кыш бабайдан бүләк-күчтәнәч алды.
-
Яхшыбай авылында күңелле Яңа ел узды
Яхшыбай авылында 30 нчы декабрьда Яңа ел кичәсе узды. Бәйрәмгә бик күп кунаклар кайткан. Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хаҗетдинович чыгыш ясап, яхшыбайлыларны Яңа ел белән котлады.