5 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Сарманда Яңа ел каникуллары тыныч уза
Янгын сакчылыгы һәм ашыгыч ярдәм хезмәтеннән алынган мәгълүмат буенча, бугенге көнгә районда, бәхеткә каршы, гадәттән тыш хәлләр, бәла-казалар теркәлмәгән.
-
Сарманлылар Әтнәдә дә бәйрәм итә
Әтнәдә Сарман дигән урам бар. Шул урамда яшәүчеләр менә 3 ел рәттән Яңа елны урамда яшәүчеләр белән бергәләп каршы алалар икән. Матур итеп, күңелле үткәрү хәстәрен алдан ук күреп куя сарманлылар. Тулырак мәгълүмат сайтта
-
Сарман гимназиясендә лагерь эшли
Сарман гимназиясендә 5-11 январь көннәрендә кышкы лагерь эшли. Монда төрле төркемнәрдә укучылар өстәл теннисы, шахмат, шашка уеннары белән шөгыльләнәләр. Тимераяк, чангыда шуалар, теләгән кеше рәсем ясый ала һ.б.