29 декабрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар "Шевроле Нива" машинасы белән бүләкләнделәр
Муниципаль берәмлекләр арасында барган сморт-конкурста җиңүчеләр арасында безнең районның да өч - Зур Нөркәй, Шәрләрәмә, Азалак авыл җирлеге булу - куанычлы хәбәр. Бу конкурс 2011 елда беренче мәртәбә үткәрелгән иде. Ул җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, халыкның тормыш шартларын яхшыртуны күздә тотып оештырыла. Конкурска нәтиҗә ясаганда авылларда халыкның эш белән...
-
Дими Тарлау авылында яшәүче Мөгарипова Миңненәкыя апага 90 яшь тулды
Ак күңелле Миңненәкыя апага - 90 яшь Бүген - 29 нчы декабрьдә Дими Тарлау авылында яшәүче Мөгарипова Миңненәкыя Хаҗи кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президентының Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара...
-
Карамалы авылында йортсыз калган гаиләгә ярдәм кирәк
20 ноябрьдә Карамалы авылында яшәүче Ямаев Мансур белән Гөлнараның йотрлары янып бетте. Әниләре 69 яшьлек Рәзина апа, балалары 5 яшьлек Камилә һәм 1 яшьтә 3 айлык Камил өсләрендәге бер кат киемнәре белән урамда калдылар. Хәзерге көндә алар Ләшәү-Тамак авылында яшәүче Мансурның анасы һәм җизнәсендә торалар. Аларга авылдашлар, туганнар булдыра алганча...
-
Янурыста өстәл теннисы турниры узды
27 декабрь көнне Янурыс авыл мәдәният йортында яшьләр арасында өстәл теннисы турниры үткәрелде. Турнирда җиңүчеләргә, авылыбызның иганәчесе Нургалиев Ришат, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Янурыслар сугышка каршы
Янурыс мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм Афган сугышында катнашкан һәм һәлак булган сугышчыларны искә алу йөзеннән " Мин сугыш теләмим " дигән тема астында рәсем конкурсы оештырылды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Шәрләрәмә авылында үз көчләре белән хоккей мәйданчыгы төзеделәр
Тәвәккәллләр таш яра Шәрләрәмә авылы иңкүлеккә урнашкан. Язларын авыл буенча шомырт чәчәкләре исе тарала, олысы-кечесе табигать кочагына омтыла. Ә кыш көне авыл тынып калгандай була. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Шәрләмә авылының яшьләре хоккей уенын бик яраталар. Авылның шәхси эшмәкәре Дамир Миңнуллин яшьләрне күзәтеп йөри (өе дә - елга...
-
Көлмәттән Гөлназ Умницаны бик ярата
Безнең Гөлназ бигрәк тату кәҗә белән... Көлмәт авылыннан Гөлназ Шәйгалләмова үзенең яраткан кәҗәсе Умница белән.
-
Иске Кәшердән Гөлшат Хәсәнова кәҗәләрен бик ярата
Иске Кәшер авылыннан Гөлшат Хәсәнова кәҗәләрен бик яратып үстерә.