26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Ләке авылы Яңа елга әзер
Ләке авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре башланды.Бина каршына кар сыннары ясалды. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Көлмәттә очрашу үткәрелде
25 декабрь көнне Көлмәт авыл мәдәният йортында "Вакытсыз өзелгән гомерләр" дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Тулырак мәгълүмәтне укыгыз
-
Сарманда яшәүче Валя апа 8 елдан артык кәҗә асрый
Сарманда яшәүче Валентина Саетшина үз хуҗалыгында 8 елга якын кәҗә асрый. "Белка" токымлы кәҗәсе ел саен өчәр- дүртәр бәти китерә икән. - Кәҗә сөте- иң файдалы сөт. Аның составында ике йөздән артык төрдә файдалы матдәләр бар,- ди үзе Валя апа.
-
Мортыш- Тамактан Радик Гайсин кәҗәләрне иркәләп кенә үстерә
Мортыш- Тамактан Радик Гайсин кәҗәләрне иркәләп,тәмле сөтләр эчереп үстерә.
-
Сарманнан Илназ кәҗәләрне бик нык ярата
Сарман авылыннан Илназ Фазуллин( 5 яшь) кәҗә һәм бәрәннәрне бик нык ярата.конкурс өчен ссылтама
-
Иске Минзәләбаш укучылары авылларының экологиясына битараф түгел
19 нчы декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең 3-4 нче класс укучылары һәм класс җитәкчеләре Гилфанова Ф. М. "Безнең авыл экологиясе" темасына класс сәгате күрсәттеләр. Башлангыч класс укучыларын бу тема өстендә ничек эшләүләре, нинди тикшеренүләр алып барулары, нинди күзәтүләрне теркәүләре белән таныштырдылар.