25 декабрь 2014 яңалыклары
-
Иске Минзәләбаш мәктәбе Яңа елга әзерләнә
20 нче декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары Яңа елны каршы алуга әзерләнү максатыннан кышкы фигуралар ясау белән мәшгуль булдылар. Күмәкләшеп эшләү бик күңелле , ясаган фигуралар бик матур булды.
-
Кәүҗияк авылыннан Гаязовлар гаиләсе Яңа ел символы белән фотога төшкәннәр
Кәүҗияк авылыннан Гаязовлар гаиләсе.Фотода бәтиләр белән Гаязов Данияр - 2 яшь,Гаязова Лилия(әниләре),Гаязова Алия,Гаязов Айнур(әтиләре). "Хәтта кәҗә савырга да, чыгабыз күмәкләшеп: Әтиләре чиләк күтәреп,балалар җитәкләшеп. Өстәл өстендә кәҗәкәй,тирәдә бәтиләре, Янымда ике бала,әлбәттә әтиләре. Кемгә генә җитсен бу сөт?Улым тора сөт сорап. Тавыклары,бәтиләре,песи йөри мыраулап..."- ди Лилия Гаязова
-
Җәлилгә мөфти урынбасыры Рөстәм Хәйруллин килде
23 нче декабрь көнне Татарстан Республикасы мөфти урынбасары Рөстәм Хәйруллин Сарман районы Җәлил бистәсенә килде. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Сарманлылар "Туым җондызы" конкурсында
Петровка Завод урта мәктәбенең укучысы Антонова Лиана 23 нче декабрь көнне Зәйдә "Туым җондызы" конкурсынының зона турында катнашты.
-
Иске Кәшер авылы Яңа елга әзерләнә
Иске Кәшер авыл жирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре тәмамланып килә. Оешмалар матур итеп бизәлгән, килгән кунакларны Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала.
-
Район мәдәният йортында Батырлык дәресе узды
24 декабрьдә Сарман район мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстан Демократик Республикасына кертүнең 35 еллыгына багышланган "Без- интернационалистлар" дигән Батырлык дәресе үткәрелде. Тулырак мәгълүмәтне укыгыз