19 декабрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар өчен гыйнвар аеның намаз вакыты
Гыйнвар өчен намаз вакыты. Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Һиҗри көн Сәхәр тәмам Мәчеттә укыла 1 Пн 05:38 06:25 07:55 11:38 13:13 15:10 17:05 10 Рабигүл-әүвәл ае 2 Җм 05:38 06:25 07:55 11:38 13:14 15:11 17:06 11 3 Шм...
-
Өчөйле Саклау мәдәният йортында спектакль булды
18 декабрь көнне Өчөйле Саклау мәдәният йортында Минзәлә дәүләт драма театры "Бер картлыкта,бер яшьлектә" дигән спектаклен тамаша кылды. Спектакльне халык җылы кабул итте. Соңыннан Сафина Гөлдания барлык авыл халкы исеменнән рәхмәт әйтеп,эшләрендә уңышлар теләде.
-
Татарстанда җитештерелгән 30 төр пилмәннең 15 нормага туры килми
Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Татарстанда җитештерелгән камыр ризыгын дегустацияләгән вакытта анда сальмонелла барлыгын ачыклаган. . 30 төр пилмәннең 15 е теге яки бу күрсәткеч буенча нормага туры килмәгән. Бу республикабызда яшәүче меңнән артык кеше белән тест үткәрү нәтиҗәсендә мәгълүм булган. Сальмонелла- җиттди авыруларга китерә торган бактерия.
-
Район мәдәният йортында кичә узды
17 декабрь көнне Мәдәният елы кысаларында балалар үзәк китапханәсе Сарманның ике мәктәп укучыларын чакырып "Иң күп китап укучы бала", "Шушы яктан шушы туфрактан без" исемле бәйгеләргә нәтиҗә ясады. Китапханәчеләр балаларны бәйрәм белән котладылар. Балачак китаплы булуын теләделәр. Китап сөючеләр арасында оныкларына китапханә юлын күрсәтүче, үзе дә китапларны яратучыә әбиләр һәм...
-
Иске Минзәләбаш мәктәбендә сыйныфларны кулдан ясалган бизәкләр белән бизиләр
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Яңа елга әзерләнү эшләре бара. «Иң матур бизәлгән класс» конкурсында җиңү яулар өчен, кулдан ясалган бизәкләр генә куллану шарт булып тора. Мәктәптә барлык сыйныфлар да бу конкурста җиңәр өчен бөтен тырышлыкларын куялар.