18 декабрь 2014 яңалыклары
-
Сармандагы үзәк чыршының утлары янды
Ял паркында урнашкан үзәк чыршының утлары әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора. Паркка әкият геройлары да "кунакка килә башлаган"- кардан сыннар ясала башлаган. Кичке якта саф һава сулап, гүзәллекне күреп китәргә ашыгыгыз, хөрмәтле райондашлар!
-
Сарманлылар Яңа ел бәйрәмендә ял итәчәкме, юкмы- билгесез
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бәйрәм көннәрен күчерү турындагы закон проектын карауны кичектереп торырга исәпләделәр. Документ парламент тарафыннан ноябрь азагында беренче укылышта кабул ителгән иде. Әмма ул чакта ТР прокуроры моңа каршы чыкты. Халык арасында да килешмәүчеләр булды. Хәзер закон проектын карау өстәмә килешү процедуралары үткәннән соң гына дәвам иттереләчәк.
-
Яңа ел турнирына рәхим итегез!
20 нче декабрь - шимбә көнне Сарман гимназиясе спорт залында ир-атлар, хатын-кызлар, укучылар арасында өстәл теннисы буенча Яңа ел турниры үткәрелә. Ул 15.00 сәгатьтә башлана.
-
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә тест эшләделәр
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә 17 декабрь көнне 9 нчы класс укучылары татар теленнән диагностик тест эшләп, үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар. Тикшерүдә барлык 9 нчы класс укучылары да катнашты.
-
Сарман радиосына эшкә чакырабыз!
«Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» радиога диктор-корреспондент вазифасына эшкә чакыра. Тавышыгыз матур, бар тармактагы яңалыклар белән кызыксынасыз һәм кызыклы әңгәмәдәш икәнсез, ул чакта Сез - нәкъ«радио кешесе».
-
Сарманда да волонтерлар бар
Сарман авылында эшләп килүче "Волонтер" ирекле үзәгенең төп шигаре -"Игелекле гамәлләр - игелекле ихтыярдан". Волонтерлар турында Сарман кешеләре ишетеп кенә белми: инде ничә ел алар район территориясендә зур эшчәнлек алып баралар. 5 декабрьдә, Халыкара иреклеләр көнендә, "Шәфкатъ" үзәге иң актив волонтерларны үзенә җыйды. Бу көнне "Волонтер" ирекле үзәгенең ел дәвамында...