15 декабрь 2014 яңалыклары
-
Карабодай ярмасын сатучыларга кисәтү булган
Монополиягә каршы федераль служба карабодай ярмасына нигезсез бәяне күтәрүчеләргә карата беренче кисәтү чыгарды. Тулырак мәгълүмәтне ссылкадан үтеп укыгыз
-
Югары Чыршылы авылында батырлык дәресе узды
12 нче декабрь көнне Югары Чыршылы мәдәният йортында балалар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан "Җәлилчеләрнең үлемсез батырлыгы" темасына батырлык дәресе үткәрелде. Балалар җәлилчеләр, аларның батырлыгы, М.Җәлил иҗатына багышлап оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Алар шагыйрьнең сугыш темасына багышлап язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр,"Кызыл ромашкалар" шигырен сәхнәләштерделәр.
-
Редакциядә Халыкара чәй көне
15 нче декабрь Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан редакциядә бәйрәм бара. Ул бик матур башланып китте. Иң элек Юлтимер авылыннан килгән кунагыбыз Ләис Әхмәтҗәнов бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, һәркемгә эшендә, тормышында уңышлар теләде. Аңа башка кунакларыбыз да кушылды. Чәй бәйрәме көнозын дәвам итәчәк. Килегез, кунак...
-
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә класс сәгате узды
9 нчы декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә Ватан Геройлары Көненә багышланган гомуми класс сәгате үтте. Аны 11 нче класс укучысы Нуртдинов Ирек алып барды. Ул бу көннең ничек барлыкка килү тарихы белән таныштырды, 2007 нче елның 28 февраленнән РФ Прзиденты Указы нигезендә ел да билгеләнеп үткәнен...