5 декабрь 2014 яңалыклары
-
Яхшыбайда әниләр көненә багышланган матур кичә узды
Яхшыбай авыл мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә узды. Шул уңайдан авылга район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Сарман үзешчәннәре концерт белән кунакка килделәр. Нурия Хамидуллина катнашкан искиткеч скетчлар, Таһирҗан Зариповның өздереп гармунда авыл көйләрен уйнавын, Гөлнур Зөлкарнаеваның моңлы җырларын, Анна Гумерованың татар, керәшен, мари биюләрен тамашачылар чын күңелдән яратып карадылар....
-
2015 нче елда Сарманлылар йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы актив көрәшәчәк
Россиядә 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Бу хакта кичә РФ Президенты Владимир Путинның Кремльдә Федераль Җыенга Еллык юлламасы белән чыгышында билгеле булды. Президент халык үлемендә төп сәбәпләрнең берсе йөрәк-кан тамырлары авырулары булуына ишарәләп, 2015 елны моңа каршы көрәш елы дип игълан...
-
Сарманның иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләре бүләкләнде
Кичә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында "ТР агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" II республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды: авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш белгечләре - ветеринар, зоотехник, агроном, икътисадчы һәм хисапчыларына 100 мең сум күләмендә грант алуга дипломнар тапшырылды. Бүләкләү тантанасы алдыннан җиңүчеләргә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы...
-
Кәүҗияк авылында "Каз өмәсе" үткәрелде
Кәүҗияк авылы " Кояшкай" балалар бакчасында әниләр көненә багышланган "Каз өмәсе" үтте. Әбиләр, әниләр белән балалар бәйрәмнең кунаклары булдылар. Гөлнара Сабирова бәйрәмне бик күңелле оештырды. Әниләр көне белән котлап балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан, барысы да чәй өстәле артында сыйландылар.
-
Яңа Имәндә мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларын онытмыйлар
Инвалидлар көне уңаеннан Яңа Имән авыл клубы хезмәткәрләре авыл фельдшеры белән берлектә авылда яшәүче һәрбер мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларның өенә кереп сәламәтлекләре белән кызыксындылар, хәлләрен белештеләр, аларга кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар.