4 декабрь 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр
Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәрит Хөснуллин, Җәлил бистәсе башлыгы Ирек Вафин, социаль яклау министрлыгының район бүлеге җитәкчесе Гөлнара Хуҗина катнаштылар. Алар өлкәннәргә карата ихлас теләкләрен җиткерделәр. Җәлил мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән матур концерт программасы бәйрәм...
-
Иске Минзәләбаш авылының балалар бакчасында әдәби иртә узды
3 декабрь көнне Иске Минзәләбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче "Гөлчәчәк" балалар бакчасында "Батырлыкка һәрчак урын бар" дип исемләнгән әдәби иртә уздырдылар. Балаларга төрле сугыш геройлары турында сөйләделәр, китаплардан рәсемнәр күрсәтттеләр.
-
Сарман нәниләре "Балачак илендә" дип аталган күргәзмә белән таныштылар
Музей хезмәткәрләре "Кояшкай" балар бакчасына йөрүче нәниләрне Татарстан Республикасының Рәсәмнәр берлеге әгъзасы Алсу Тимергалинаның "Балачак илендә" дип аталган күргәзмәсе белән таныштырдылар. Бу чараны оештыруда ярдәм иттеләр: "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Фәнисә Гыйләҗева һәм Эльмира Сабитова .
-
Янурыс авылында "Кызлы йорт" концерт- тамашасы булачак
"Кызлы йорт" концерт-тамашасын Янурыс мәдәният йортында 7 декабрь көнне күрергә мөмкин булачак. Башлана 19:00, керү бушлай.
-
Алан авылында күңелле кичә узды
Ноябрьнең соңгы көннәрендә Аналар көне билгеләп утелә. Алан авылы клубында да бу чара зурлап уткәрелде. Зал түренә бишәр бала үстереп, бүгенге көндә дистәдән артык оныклары, 5-9ар оныкчыклары булган Лилия Бормотина, Рәйсә Шайхетдинова , Вера Сапожникова , Лениза Соколова апалар килде. Дөньяның болганып торган, эшсезлек, акчасызлык заманында дүртәр бала табып, аларны...
-
Районда яңа елга әзерлек башланды
Сарманның Ял паркында үзәк чыршыны урнаштыра башладылар. Яңа төзелгән бассейн янына да чыршы утыртканнар.
-
Мортыштамак авылында Хәбәрсез Югалган Солдатлар көне узды
3нче декабрь илебездә Хәбәрсез Югалган Солдатлар Көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Мортыштамак авыл китапханәчесе Җәлилова М.,сәнгать бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлова М. катнашында "Безгә үпкә сакламагыз, хәбәрсез югалганнар!" исемле кичә үткәрделәр.