2 декабрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар медицина иминиятләштерү полисларын алыштыралар
Буген Янурыс авылы җирлегендә "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе белән берлектә җирлектәге халыкның мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисларын алыштыру буенча эш оештырылды. Компания хезмәткәрләре тарафыннан Янурыс авылыннан 37 кеше, Каташ-Караннан 90 кеше кабул ителде.
-
Сарайлы авылында зур концерт узды
Сарайлы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан "Әни җирдә бер генә" дигән исем астында зур концерт узды. Быелгы бәйрәмне әниләр һәм балалар катнашында дуэтлар бизәде. Линар белән Таңсылуның алып баруы, Шайдуллиналарның , Газизоваларның Шакирзяноваларның гайлә дуэтлары, Тәслимә апаның искиткеч кызык шигырьләре, яшь артистларыбызның чыгышлары авылыбыз тамашачысына бик ошады.Соңыннан ретро- дискотека узды.
-
Урта Кәшер авылы район кунакларын каршылады
Әниләр көне уңаеннан Урта Кәшер авылына район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Сарман үзешчәннәре концерт белән килделәр. Әниләр һәм әбиләр концертны бик ошаттылар.
-
Петровка авылында әниләр бәйрәме узды
Петровка авыл мәдәният йортында "Аналар җылысы- кояш җылысы" дип исемләнгән концерт программасы оештырылды. Концертта мәктәп балалары катнашты.
-
Сарманлылар Яр Чаллы сәхнәләрен яулап кайттылар
Үткән атнада, 29 ноябрь көнне, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә иҗади көрәштә көч сынаштылар."Бәхет йолдызы" дип исемләнгән Республика фестиваль- конкурсына10 заявка җибәрелде. Җырлы-моңлы Сарман исемен тагын бер кат аклап трио "Юлдаш" ансамбеле һәм Эльвина Губайдуллина- 1 урын лауреатлары, Лиана Антонова һәм Рада Латыпова- 2 урын лауреатлары, Миләүшә...