1 декабрь 2014 яңалыклары
-
Рангазар авылында каз өмәсе булды
Рангазар авылында яшәүче Лариса Хөснетдинова каз өмәсе оештырды. Өмәдә утызга якын каз йолкынды.
-
Муниципаль район Советының чираттагы киңәшмәсе узды
Муниципаль район Советында чираттагы дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аның көн тәртибендә инвалидлар декадасын уздыру белән бәйле мәсьәләләр каралды. Районда узачак чаралар планы, Җаваплы оешмалар эшчәнлеге турында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гараева сөйләде. Өлкәннәргә медицина хезмәте күрсәтелүе торышы белән үзәк хастаханә баш табибы Ирек Билалов таныштырды. Ләшәү Тамак авыл җирлегендә эшләр торышы...
-
Яр Чаллы көчекләре Сарманда хуҗа эзлиләр
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Эльвира үз көчкләренә хуҗа эзли. Үзенә сакчы һәм тугрылыклы дус табарга теләүчеләр аңа 8- 927-488-69-77 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.
-
Колмәт авылында күңелле бәйрәм узды
30 ноябрь көнне Колмәт авылы мәдәният йортында "Хөрмәтебез сезгә әниләр"исеме астында бик күңелле бәйрәм узды. Әниләрне зурлап күп җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Әниләр үзләрен төрле конкурсларда сынап карадылар.Соңыннан барлык кешеләр дә чәй табынына җыелдылар. Бәйрәмне әзерләүдә мәдәният хезмәткәрләре Газизова Гөлнур, Шәйхразыева Гөлнара, Шәйхразыева Дания катнаштылар. Алдагы көннәрдә дә шулай бердәм...
-
Кышның беренче көне белән,райондашлар!
Кышның беренче көне белән, райондашлар. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын. Юлларда сак йөрегез, сәламәтлегегезне саклагыз! Кышны исән- имин уздырып җибәрергә язсын!