29 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Райондашлар юлларда имин йөрсен
Хөрмәтле райондашлар, һава торышы үзгәрүчән: әле генә җебетә, әле генә бозлавык хасил була. Юлларда сак йөрегез, аеруча борылышларда игътибарлы булырга кирәк. Җәлилдә бер машина, саксызлыгы аркасында, юлга сыеша алмый һәм юл кырына төшә.
-
Җәлил бистәсендә ярминкә узды
Бүген Җәлил бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды. Сәүдә белән барлык авыл җирлекләре, "Сарман", "Нөркәй", "Җәлил" агрофирмалары коллективлары, эшмәкәрләр чыкканнар иде. Сатуда ит, бал, төрле азык-төлек мулдан булды. Халык ярминкәдән канәгать калды. Тулырак язманы газетабызның 3 декабрь санында укый аласыз.
-
Район әниләренең якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлавы
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле әниләр! Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, җил-давылдан саклап үстергән олы йөрәкле, иң якын кешеләребез бәйрәмендә төрле яклап котлау сүзләре явуы - урынлы күренеш. Андый котлаулар редакция почтасында да бихисап. Бәйрәм уңаеннан райондашларга котлау сүзләрен Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Фәрит...
-
Иске Кәшердән Гөлнара Шәймәрданова балаларын яхшы кешеләр итеп үстергән
Әни, әнкәй... Теле дә ачылмаган баласының ни теләгәнен кем аңлый? Тәпи йөрергә өйрәнгәндә, баланың кулыннан кем җитәкли? Буйга җитеп килүче баласының яшерен хисләр белән януын кем сизә? Ана кеше… Әйе, бала белән ана арасында ана карынында чагында ук салынган бәйләнеш гомер буйларына да өзелми. Ә баланың нинди кеше булып үсүе...