24 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар софинанслау Программасындагы үзгәрешләр буенча сорауларга җавап ала алалар
Сорау: Федераль законнарга үзгәреш керү сәбәпле пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау Программасында катнашу шартларына да кайбер үзгәрешләр керде. Шул турыда анлатып үтсәгез иде. Иң мөһим яңалык - Программага керү вакыты 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, ә Программага яңа кергәннәргә беренчел взнос түләү срогы - 2015 елның 31 гыйнвары. Шул ук...
-
Район агрофирмаларында тикшерүләр үтә
"Агрокөч төркеме" җәмгыяте һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре агрофирмаларда техникаларның кышкы сакланышка куелуының торышын һәм ремонт барышын тикшерәләр. Бүген белгечләр "Нөркәй" агрофирмасында булдылар, ремонт барышына уңай бәя бирделәр. Иртәгә мондый тикшерүләр "Сарман" һәм "Җәлил" агрофирмаларында үтәчәк.
-
Сарманнан Ярослав Гаврилов әнисе Лилиягә рәхмәтен белдерә
Сарманнан Ярослав Гаврилов әнисе Лилиягә рәхмәтен, изге теләкләрен белдерә. Ул аңа рус телендә шигырь дә багышлап җибәргән. Какое счастье рано встать. И маму милую обнять! Букет цветов ей подарить И целый день послушным быть!
-
Сарманда яшәүче Венера Хөсәенова бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтә
Үзбәкстанда туып үскән, бүгенге көндә Сарманда яшәүче Венера Хөсәенова - халкыбыз җәүһәрләрен яңартучыларның берсе. Ул укучыларын бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтә. Киләчәккә матур хыяллары да бар. Ленталар белән чигүне яңартырга тели ул. Ә иң зур теләге - халкыбыз җәүһәрләреннән берсе булган, татар халкының үсешен, бай рухи дөньясын чагылдырган, әбиләр сандыгында гына...
-
Сарманда кондызлар үрчи
Сарманда кондызлар үрчи башлаган. Гафиятуллин урамында яшәүчеләр аларны шактый еш күрәләр. Кондызлар "яраткан эшләре" белән шөгыльләнәләр - агачларны аударалар. Бер хәбәрчебез аларның "эш" нәтиҗәсен фотога да төшергән.
-
"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Ләйсән Хафизова әнисе Рәмиләгә изге теләкләрен җиткерә
Әни! Нинди тирән мәгънәле сүз, күпме серлелек ята бу сүздә. "Әни", диеп телебез ачыла, кыен чакта "әни", диеп елыйбыз, шатлык килгәндә "әни", диеп кычкырабыз. "Әни", дип әйткәч, авырлык килгәндә җиңел була, шатлык килгәндә күңелләрдә миһербан, шәфкать туа. Минем кадерле әнием! Дөньяның бернинди зиннәтенә дә алыштыра алмаслык әнием минем. Аның исеме...