20 ноябрь 2014 яңалыклары
-
"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Райлә Гыйләҗева кайнанасы Миңнезиләне хөрмәтләп яши
Кайнанаемны яратып, хөрмәтләп яшим! Тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләребез - әниләр. Безнең барыбызның тамыры бер - Әни! Әни - без әйткән иң беренче сүз. Ул яңгырашы ягыннан иң нәфис һәм мәгънәсе ягыннан иң күпкырлы сүз. Әни - дөньяга эндәшү, танып белүгә омтылу, яклауга чакыру ул. Кечкенә...
-
Сарман "Шәфкать" үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт үтте
Халыкара инвалидлар көненә багышлап, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары "Шәфкать" үзәгендә 19 ноябрь көнне концерт куйдылар. Тамашачылар һәр уенда теләп катнаштылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар, башкарылган җырларга кушылып җырладылар. Моңлы баян тавышларын Илһам Шакиров һәм Мөнир Гадеев бүләк иттеләр. Рәйсә Фәртдиновага концертны күңелле итеп алып барды, җырчылар Резедә Хаҗиева, Гөлнур Хадиуллина...
-
Саклаубашта гер күтәрү ярышы узды
Узган атнада Саклаубаш урта мәктәбендә яшүсмерләр арасында гер күтәрү ярышы үтте. Ярыш Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы призына уздырылды. Егетләр - дүрт, кызлар ике авырлык үлчәмендә көч сынаштылар. Ярышка районның 9 мәктәбеннән 34 гер күтәрүче егетләр-кызлар җыелды. Урыннар Егетләр 40 килограммга кадәр авырлык 1. Ленар Гыйльфанов (Сарайлы). 2. Радик Гәрәев (Сарайлы)....
-
"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Аделина Гәрәева бар эштә дә әнисе Тәслимәгә ярдәм итә
Минем әнием Тәслимә исемле. Ул район үзәк хастаханәсендә "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә эшли. Эшендә дә, өйдә дә минем әнием - иң-иңе. Әни мине кечкенәдән үк, назлап, кулында йөртте, тәпи йөрергә, сөйләшергә өйрәтте. Хәзер мин дә әниемә терәк булырга тырышам, аңа һәрвакыт ярдәм итәм. Ашарга пешергәндә дә, өй җыештырганда да мин гел...
-
Кетес авылында Гыйная һәм Дөбьяз Габдуллиннар 50 ел бергә гомер кичерүләрен билгеләп үттеләр
Кетес авылында яшәүче Гыйная һәм Дөбьяз Габдуллиннарның бер-берсен хөрмәт итеп, дус, тату гомер кичерүләренә 50 ел булган. Озак еллар бергә яшәүнең, итагатьле, тәртипле балалар тәрбияләп үстерүнең сере нәрсәдә? Беләсегез килсә, газетабызның 19 ноябрь саныннан "Яратам" сәхифәсен укырга онытмагыз.