24 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар милек салымын түләргә ашыгалар
Күчемсез милек, автомобиль һәм җир участоклары ияләре 2013 ел өчен милек салымын әлеге елның 1 ноябренә кадәр түләргә тиешләр. Түләргә бер атнадан аз гына күбрәк вакыт калды, шуңа күрә ашыгырга кирәк - соңгы көннәрдә чират зур булуы ихтимал.
-
Районда ана капиталын файдаланучылар өчен үзгәрешләр кертелде
Россия Федерациясе Дәүләте карары нигезендә ана капиталын баланың укуына файдалану өлешенә үзгәрешләр керде. Бу сумманы уку йортларының дәүләт аккредитацияләре булган уку программаларына да тотарга була. Моңынчы ана капиталы суммасын уку йортының узенең аккредитациясе булса гына кулланып була иде. Бала укыган белгечлек буенча аккредитацияләнүне раслаучы программалар исемлеген Россия Пенсия фондының www.pfrrf.ru...
-
Җәлил китапханәсендә балалар өчен кичә үтте
Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә "Сары яфраклар бәйрәме" дип исемләнгән кичә үтте. Китапханәдә өченче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән көз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә көзгә багышланган шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, мәкаләләр әйтелде, табышмак бәйгесе үтте, уеннар уйналды. Бәйрәм азагында балалар "Тылсымчы көз" исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.