23 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сарман редакциясе хат ташучылар арасында бәйге игълан итә
Газета-журналларга яздыру кампаниясе барышында хат ташучыларны, почта бүлекчәләрен ныграк кызыксындыру максатыннан, без алар арасында бәйге үткәрергә булдык. Район газетасына 2015 елның беренче яртыеллыгына иң күп яздырган бер хат ташучыны һәм бер почта бүлекчәсен редакциянең бүләге көтә.
-
Җәлилдә шахмат буенча район беренчелеге үтәчәк
29 октябрьдә Җәлил шахмат клубында эшчеләр спартакиадасы кысаларында шахмат буенча Сарман районы беренчелеге үтәчәк. Уеннар 9:00 сәгатьтә башлана. Положение
-
Район үзәк китапханәсендә ярминкә үтәчәк
24 октябрьдә үзәк китапханәдә "Көзге муллык" дип аталган ярминкә үтәчәк. Биредә һәркем күңеленә ошаган җиләк-җимеш, яшелчә һәм алардан әзерләнгән ризыклар сайлап ала алачак. Шунда ук китаплар, кул эшләре күргәзмәсе оештырылачак. Бу көнне китапханәгә язылучыларны сюрпризлар да көтә.
-
Районда аномаль суык һава торышы көтелә
23-27 октябрь көннәрендә Татарстанда аномаль суык һава торышы күзәтеләчәк. Уртача тәүлек температурасы нормадан 7-10 градуска түбән булачак. 23-25 октябрь көннәрендә урыны белән буран булачак, төнлә -18 градуска кадәр суытачак. Юлларда көчле бозлавык булуы ихтимал. 26-27 октябрь көннәрендә сизелерлек явым-төшемнәр көтелми, тик аномаль суык һава торышы сакланачак. Бу көннәрне электр белән...