20 октябрь 2014 яңалыклары
-
Район егетләре милли көрәш ярышында катнаша алалар
1 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында турнир үтәчәк. Ул Булат Вәлиев истәлегенә багышланачак. Ярышларда төрле яшьтәге егетләр катнаша ала. Тулырак мәгълүматны ярышларның положениесеннән ала аласыз.
-
Сарман үзәк китапханәсендә чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды
Узган атнада район үзәк китапханәсендә яшелчәләрдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үтте. Чарага китапханәчеләр "Яшелчәле чәчәклек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеде. Күргәзмәне яшелчәләрдән ясаган чәчәкләр бизәде.
-
Районда бозлавык булуы ихтимал
Метеорологик прогнозлар бүлеге хәбәр иткәнчә, бүген, 20 октябрьдә, Татарстанның кайбер урыннарында бозлавык булачак. Юлларда сак йөрегез!