16 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда эвакуация вакытында кешеләрне кабул итү һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча өйрәнүләр уза
Районда эвакуация вакытында кешеләрне кабул итү һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча өйрәнүләр бара. Бүген шундый өйрәнүләр Сарман авылында үтә. Без бүген Сарман районында көчле давыл булуы ихтималы турында кисәткән идек. Курыкмагыз, әлеге яңалык шулай ук өйрәнүләр рәтенә керә. Яңалык муниципаль район башлыгы фәрманы буенча куелды.
-
Сарманда яшәүче Садертдиновлар гаиләсендә игезәкләр туган
Сарманнан Альмир һәм Алинә Садертдиновлар гаиләсендә игезәкләр туган. Малайга - Тимур, кызга Жасмин дип исем кушканнар. Бу елны беренче булып игезәкләр Сарманда яшәүче Марат һәм Динара Гайфуллиннар гаиләсендә туган. Малайларга Сәид һәм Рәсүл дип исем кушканнар.
-
"Татавтодор"ның Чаллы филиалы Сарман участогы коллективы һөнәри бәйрәмен матур күрсәткечләр белән каршылый
19 октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан без "Татавтодор" җәмгыятенең Чаллы филиалы Сарман участогында булдык. Ул ярты район: Сарманнан - Шыгайга, Чукмарлыдан Саклаубашка кадәр булган юлларга хезмәт күрсәтә. Коллектив һөнәри бәйрәмен матур күрсәткечләр белән каршылый. Участок начальнигы Таһир Сөләйманов безгә түбәндәгеләрне сөйләде. - Без 231 километр юлларны, 20...
-
Сарман районында көчле давыл булуы ихтимал
Татарстан Республикасы Гидрометео үзәге хәбәр иткәнчә, бүген, 16 октябрьдә, көннең икенче яртысында Сарман, Мөслим һәм Минзәлә районнарында җил тизлеге секундына 20 метрга кадәр көчле давыл булырга, һава температурасы -6 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Сак булыгыз.
-
Сарманда "Татарстан – безнең йортыбыз" этно фестиваленең зона туры үтте
Район мәдәният йортында "Татарстан - безнең йортыбыз" дип исемләнгән этно-фестивальнең зорна туры узды. Анда Сарман, Мөслим, Минзәлә һәм Азнакай районнары үзешчәннәре катнашты. Бу турыда тулы язманы газетабызның 17 октябрь саныннан укыгыз.