10 октябрь 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә волейбол ярышлары үтте
8 октябрьдә Җәлил "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында район бюджет оешмалары Спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Беренче урынны беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Әлмәт авыл җирлеге командасы - икенче, "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы өченче булды.
-
Сарман гимназиясенең "Искра" командасы республика ярышларында дүртенче булды
"Сәламәтлек - зур байлык" дигән девиз белән яшибез без. Гимназиядә үткәрелә торган төрле түгәрәкләргә йөрибез, район һәм республика күләмендә оештырылган ярышларда, эстафеталарда катнашабыз. Яңа уку елы әле генә башлануына карамастан, инде берничә спорт ярышында катнашырга да өлгердек. Сентябрь ахырында Казан шәһәренең "Патриот" спорт-патриотик үзәгендә укучыларның "Алга, яшьармиячеләр!" ("Вперед, юнармейцы!") бәйгесе...
-
Сарман Пенсия фонды идарәсе Аграр көллият һәм 9-11 сыйныф укучылары өчен аңлату эшләре кампаниясе оештыра
Районның укучы яшьләре арасында Социаль һәм пенсия грамоталылыгын күтәрү максатыннан 2014 елның октябрь-декабрь айларында Сарман Пенсия фонды идарәсе Аграр көллият һәм 9-11 сыйныф укучылары өчен аңлату эшләре кампаниясе оештыра. Аның кысаларында "Россия Федерациясендә пенсия белэн тәэмин итү" турында тематик факультатив дәресләр һәм лекцияләр уздыру, 2014 елның 14-15 октябрьләрендә "Бердәм пенсия...
-
Сарманда агач утырту көне үтте
Бүген фонтанлы ял паркы янында урнашкан бакчада агач утырту көне узды. Анда алмагачлар утыртылды. Агач утыртуда районның барлык оешмалары да актив катнашты. Тулырак язманы газетабызның 15 октябрь саныннан укыгыз.