2 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сарман мәчетләрендә Корбан Гаете үткәреләчәк
Газиз кардәшләр! Сезне якынлашып килүче Корбан Гаете белән тәбрик итәбез һәм 4 октябрь көнне Сарманның ике мәчетенә дә бәйрәмгә чакырабыз. Программада 7:30 сәгатьтәге иртәнге намаздан кала Гает намазы вәгазе, Корбан итеннән авыз итү (Җәмигъ мәчеттә) каралган. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
-
Сарманда яңгырлар атна буе дәвам итәчәк
Прогнозлар буенча, Сарманда яңгырлар икенче атнаның пәнҗешәмбесенә (9 октябрь) кадәр дәвам итәчәкләр. Ашыгыч эшләрегез булмаса, башламый торыгыз - барыбер яңгыр иркенләп эшләргә ирек бирмәячәк.
-
Өчөйле Саклауга Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары килде
Өчөйле Саклау авылы мәдәният йортында Минзәлә татар дәүләт драма театры ике бүлектән торган "Буйдаклар" дип исемләнгән музыкаль комедиясен тамаша кылды. Бу спектакльне карарга "Туган як - Родные края" агрофирмасы директоры Рөстәм Шәрипов килгән иде. Соңыннан ул, артистларга ихлас рәхмәтен белдереп, зур рәсем бүләк итте, мәдәният йортына "Шуйская" дип аталган гармун...