23 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы "Иминлек мәктәбе" ярышларында катнашты
16-19 сентябрь көннәрендә "Костер" республика балалар сәламәтләндерү укыту үзәгендә "Иминлек мәктәбе" укучыларының ярышлары үткәрелде. Алар республика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе тарафыннан оештырылдылар. Ярышларда республиканың 41 районыннан командалар катнашты. Безнең район командасын икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укучылары Радмир Магалимов,...
-
Вәзирә Хисмәтуллина Сарман яклары чишмәләренә соклана
Туган авылым урамын кабат-кабат урадым Туган җир. Туган авыл. Нинди тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм, вакытлар үтү белән, тагын да байый, тулылана. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, туган авылын сагынмаган кеше юктыр ул. Туган җиргә мәхәббәт һәр кешенең күңел түрендә, йөрәгендә яши. Туып-үскән...
-
Ләке кызы Вероника Подвалова: "Тормыш матур, күңелле яшибез!"
Без "Җәйнең иң матур мизгелләре" дигән конкурс игълан иткән идек. Безнең беренче катнашучыбыз - тумышы белән Ләкедән Вероника Подвалова. Ул төрле урыннарга (шул исәптән, Санкт-Петербург шәһәренә дә) баргач төшкән фотоларны безгә җибәрде. Вероника белән бергә әтисе ягыннан әби-бабалары Размик белән Вера һәм әнисе ягыннан әби-бабалары Иван белән Ольга да барганнар.
-
Сарманда спорт ярышлары үтте
Узган атнада Сарманның беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә милли татар-башкорт көрәше буенча ярышлар үтте. Гомумкоманда зачетында Сарман гимназиясе командасы җиңүче булып танылды. Икенче урынны икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы алды, Петровка Завод урта мәктәбе командасы өченче булды. Шулай ук Сарманда "Старт" чаңгы базасында "Милләтләр кроссы-2014" Бөтенроссия йөгерү...