18 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Каташ Каранда эвакуация вакытында кешеләрне кабул итү һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте
17 сентябрьдә Каташ Каран авылы мәдәният йортында эвакуация вакытында кешеләрне кабул итү һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркатипләре, Яр Чаллы шәһәренең төрле оешмалары вәкилләре, эвакуация буенча кабул итү комиссиясе рәисе урынбасары Индира Сәхипова, Гражданлык оборонасы буенча төп консультант Радик Госманов катнаштылар.
-
Иске Имәндә күпер ремонтланды
Иске Имән авыл җирлегендә үзара салым мәсьәләсе буенча референдум 27 апрельдә узды. Шул вакыт аралыгында халыктан җыелган үзара салым акчасына Иске Имән авылының Нәҗип Вахитов урамында күпер ремонтланды.
-
Ләкедән Иван Тазовның яраткан музыка уен коралы – гармун
Ләкедән Иван Тазов - гармун остасы. Ул төрле конкурсларда, фестивальләрдә еш катнаша. Август аенда ул Яр Чаллы шәһәрендә фестивальдә катнашты. Икенче фотода Иван Тазов "Куликово поле" гармуны белән сурәтләнгән. Онытмагыз: "Минем яраткан музыка уен коралым" фотоконкурсы дәвам итә. Безнең sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына фотолар җибәрергә ашыгыгыз!
-
Сарман редакциясендә хезмәт куючы Диләрәм Кәлимуллина яраткан чәчәкләреннән беркайчан да аерылмый
Безнең коллективта хезмәт куючы Диләрәм Кәлимуллина чәчәкләр үстерергә ярата. Аның төрле-төрле яран гөлләре күз явын алырлык булып торалар. Ул яраткан чәчәкләреннән беркайчан да аерылмый: көз көне, суыклардан саклап, тәрәзә төбенә алып кереп куя. Шулай итеп, ул аларны яз көне утыртыр өчен әзерли. Диләрәм Кәримовнаның тәрәзә төбендә кыш көне дә матур...
-
Анак авылы янындагы "Кырык чишмә" төзекләндерелде
Анак авылы янындагы "Кырык чишмә"не һәркем белә дисәң, ялгыш булмас. Анда туган көннәр, туйлар, чыгарылыш кичәләре үткәрелә, ял итәргә дә киләләр. Әгәр дә "Кырык чишмә"гә күптән бармаган булсагыз, аны күргәч аптырарсыз - ул нефтьчеләр тарафыннан төзекләндерелде һәм үз "йөзен" шактый үзгәртте.