15 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда спорт ярышлары үтәчәк
Бу атнаны Сарман районында спорт ярышлары үтәчәк. 19 сентябрьдә беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында татар-башкорт көрәше буенча ярышлар булачак. Алар Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышлана. 20 сентябрьдә "Милләтләр кроссы-2014" Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында кросс үтәчәк. Ул Сарман "Старт" чаңгы базасында уздырыла. Көрәш Кросс
-
Сарманнан тыл ветераны Даимә Вәлиева теплоходта сәяхәт кылды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казан-Санкт-Петербург су юлы буенча теплоходта круиз оештырылды. Круизда Сарманнан тыл ветераны Даимә Вәлиева да бар иде. Бу турыды тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз. Һәрбер ветеранга аерым кадет беркетелгән иде
-
Сарман районында беренче тапкыр сайлаучылар бүләкләнделәр
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда 18 яше тулганнар беренче тапкыр катнаштылар. Сарман буенча 1140 кеше беренче тапкыр сайлауларда катнашты. Алар Татарстан Республикасы Конституциясе тупланмасы белән бүләкләнделәр. Фото Петровка Завод авыл җирлеге сайлау участогында төшерелгән. Анда 17 кеше беренче тапкыр сайлауларда катнашкан.
-
Сарманлылар Дәүләт Советы депутатларын сайлауда актив катнаштылар
14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау узды. Анда сарманлылар да актив катнаштылар. Барлыгы район буенча сайлауларга 98,1 процент кеше килгән. Партияләр арасында "Бердәм Россия" 97,9 процент тавыш җыйган, КПРФ - 1 процент. "Гадел Россия" һәм ЛДПР өчен 0,4шәр процент халык тавыш биргән. "Родная партия", "Родина", "Россия коммунистлары" партияләре...