9 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар Дәүләт Советына депутатларны вакытыннан алда сайлый алалар
Срогыннан алда тавыш бирү - ул быелгы сайлауларның яңалыгы. 14 сентябрьдә прописка адресы буенча тавыш бирергә бара алмаучылар моны алдарак - 3 сентябрьдән 13 енә кадәр эшли ала. Ләкин гражданин алдан үз сайлау участогына барып, гариза язарга һәм анда срогыннан алда тавыш бирүенең сәбәбен күрсәтергә тиеш (отпуск, командировка, уку яки...
-
Район мәктәпләренең бердәм расписаниесе билгеле булды
Яңа уку елы башланырга өлгермәде, каникулларның бердәм расписаниесе билгеле булды. Көзге яллар - 3 ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр, кышкы яллар - 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, язгы яллар 23 марттан 31 мартка кадәр дәвам итәчәкләр. Беренче сыйныфлар өчен өстәмә яллар 16 февральдан 22 февральга кадәр булачаклар. Быел Татарстан Фән һәм...
-
Мортыштамак һәм Петровка Завод авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды
8 сентябрьдә Мортыштамак һәм Петровка Завод авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Аларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, "РИТЭК" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, район активы катнаштылар. Күргәзмәләр, чәй табыны оештырылды. Бу турыда тулырак язманы газетабызның 10 сентябрь саныннан укыгыз. Мортамакта ФАП ачылу Петровкада ФАП ачылу
-
Районда беренче кырау төште
Кичә без Сарманда "әбиләр чуагы" тиз генә җитмәячәге турында хәбәр иткән идек. Бүген, безнең сүзләрне һәм күп кенә прогнозларны дәлилләп, районда беренче кырау төште. Кечкенә сулык өсләре боз белән капланды, бәс төште. Алга таба җылытыр дип ышанасы килә.