25 август 2014 яңалыклары
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Кәүҗияк авылы табигате күренешләре
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Кәүҗияктән фотолар икенче тапкыр килә. Бу юлы аларны Илнур Салихов җибәрде.
-
Каташ Каранда "Сагынуларга ни чара?" мелодрамасын күрсәттеләр
24 августта Каташ Каран авылы мәдәният йортында Әлмәт татар дәүләт драма театры Илгиз Зәйниевның "Сагынуларга ни чара?" мелодрамасын тамаша кылды. Спектакль халыкка бик ошады. Соңыннан Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева чыгыш ясады. Ул артистларга халык исеменнән рәхмәт әйтте.
-
Сарманлылар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә тиеш
Татарстан Республикасында ел башыннан башлап 64 кеше суга батып үлде. Безнең районда суда бер кешенең гомере өзелде. Шунысын әйтергә кирәк, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозучылар артты. Батып үлүчеләрнең күпчелеге әйләнә-тирәсендә аның суга кереп киткәнен күрүче, куркыныч очрагында ярдәм итәрдәй кеше булмаган чакта коенганнар. Күп очракта хәбәрсез югалганнарның туганнары аның кайсы...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Мостафин авылы табигате күренешләре
Мин 20 елдан артык чит илдә - Төркиядә яшим. Ел саен җәй көне авылыма кайтып, туган ягымның гүзәл табигатенә сокланып йөрим. Аларны фотосурәткә төшереп, яшәгән илдәге танышларыма да күрсәтәм. Ошый, бик ошый аларга безнең татар авылларының матурлыгы, пөхтәлеге. Бу исә минем өчен горурлык чыганагы. Сарман ягы - кыр ягы, диләр....
-
"Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы районда мини-футбол ярышларында җиңде
22 августта эшчеләр спартакиадасы кысаларында район ял паркында мини-футбол буенча уеннар үтте. Турнирда ике төркемгә бүленгән алты команда катнашты. Җиңүче булып "Батыр" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы командасы чыкты. Ул финалда Беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Өченче урын өчен уенда Әлмәт авыл җирлеге командасы...