21 август 2014 яңалыклары
-
Сарман районында "Игътибар – балалар!" профилактик чарасы уздырыла
Балалар арасында юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм юлларда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту максатыннан 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы уздырыла. Бу чорда ЮХИДИ тарафыннан түбәндәге чаралар үткәрелә: - пассажир балаларны автотранспорт чараларында йөртү тәртибен бозучы һәм җәяүлегә юл бирмәүче шоферларны ачыклау буенча рейдлар; - "Куркынычсыз зебра",...
-
Җәлил гимназиясе республикада – өченче
Яңа уку елына әзерлек буенча игълан ителгән республикакүләм смотр-конкурста Җәлил гимназиясе III урынга лаек булды. Мәктәпләрнең әзерлеген алты муниципаль районнан сайланган 13 кешелек жюри түбәндәге номинацияләр буенча бәяләде: мәктәп яны территориясенең торышы һәм яңа уку елына әзерлек. Раушания Гыйльфанова, Җәлил гимназиясе директоры: - Жюри әгъзалары территориянең төзеклеген, уку мәйданчыкларының җиһазланышын,...
-
Сарманда төзелеп килүче бассейн "Дулкын" дигән исем йөртәчәк
Исегездә булса, без, бергәләп, Сарманда төзелеп килүче бассейнга исем эзләгән идек. Төрле тәкъдимнәр булды, күп исем арасыннан сайлап алырга туры килде. Иң популяр исем булып "Дулкын" танылды. Ачылачак бассейн шул исемне йөртәчәк. Ярдәмегез өчен рәхмәт!
-
Сарманда һава торышы яхшыра
Күптән түгел без Сарманда атна буе яңгырлар явачак дип язган идек. Бүгенге көнгә карап, моңа ышануы авыр, тик шул ук G!Smeteo.ru сайты иртәгәдән Сарманда аязачак дип күрсәтә. Күңелле төшенкелегенә бирелмәгез, һава торышы да яхшыра бит!
-
Сарман районында прокурор билгеләнде
Россия Федерациясе генераль прокуроры боерыгы буенча Сарман районында прокурор булып юстиция советнигы Эльдар Сабиров билгеләнде. Ул үзенең вазифаларын 29 августтан үти башлар дип көтелә.