20 август 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды
Бүген Җәлил бистәсе мәдәният сараенда "Балалар мәнфәгатьләрендә муниципаль мәгариф системасын модернизацияләү" дигән тема астында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара...
-
Икенче санлы Җәлил урта мәктәбе укытучысы Ландыш Шәйдуллина Казанда съездда кичергәннәре белән уртаклашты
Чит телләрне белү - байлык, туган телне белү - бәхет ул... Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев кабатлаган бу юллар, минемчә, 10-12 нче августта башкалабызда узган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телендә белем бирә һәм татар теле предмет буларак укытыла торган мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съездының...
-
Район мәктәпләре яңа уку елына әзер
Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының "Мәгариф учреждениеләренең яңа 2014-2015 нче уку елына әзерлеге турында"гы боерыгы нигезендә, белем бирү учреждениеләрендә янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү максатыннан, күзәтчелек-профилактика чаралары үткәрелә. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында план буенча һәм планнан тыш тикшерүләр уздырылды. Аларны яңа уку елына кабул итү буенча ведомствоара комиссия...
-
Сарманлылар продукция белән үзләрен тәэмин итәргә сәләтле
Россия Европадан кертелә торган азык-төлектән баш тартты. Чикләүләр 7 августтан башланды. Бу исемлеккә яшелчә, җиләк-җимеш, балык, сөт продуктлары керә. Куркырлык берни юк, ди белгечләр, чөнки Татарстан моңа кадәр дә халыкны үз продукциясе белән тулысынча тәэмин итәргә сәләтле иде. Проблема - бары үзебездә җитештерелгәнне юып, матур итеп төреп, сатуга куюда гына....
-
Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров мәгариф хезмәткәрләрен яңа уку елы белән котлады
Көндәшлеккә сәләтле укучылар тәрбиялик 2013-2014 нче уку елы гомуми белем бирү системасын масштаблы модернизацияләү белән истәлекле булды. Заманча этапта мәгариф учреждениеләре балаларны һөнәри мобильлеккә, инициативалы булырга, әйләнә-тирәгә иҗади карарга өйрәтергә тиешләр. Балага мәктәптә кызыклы һәм мавыктыргыч булса гына, без аның әҗерен ала алачакбыз. Районда мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту, балалар...
-
Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бара
Бүген Җәлил бистәсе мәдәният сараенда мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелә. Ул быел "Балалар мәнфәгатьләрендә муниципаль мәгариф системасын модернизацияләү" дигән тема астында уза. Зөлфия Гыйләҗева, мәгариф бүлеге җитәкчесе: "Балалар хакына барлык кыенлыкларны да җиңәргә тиешбез". Узган уку елы мәгариф хезмәткәрләре өчен әһәмиятле булды. 2013 елның 1 сентябреннән өр-яңа "Мәгариф...