14 август 2014 яңалыклары
-
"Иң зәвыклы бакча" конкурсында Кәүҗияктән Обечовлар гаиләсе катнаша
Кәүҗияк авылыннан Ләззәт һәм Леяна Обечовлар "Иң зәвыклы бакча" конкурсында катнашалар.
-
Яңа Әхмәт авылында веломарафон үткәрелде
Яңа Әхмәт авылында балалар өчен «Наркомания - аңа бездә урын юк» дип исемләнгән веломарафон үткәрелде. Авыл участок инспекторы М.Т. Вәлиев һәм авыл фельдшеры М.Н. Даутова үзләренең лекцияләре белән чыгыш ясадылар. Бу чара балаларга наркотикларның зарары, кеше организмына кискен тәэсир итүе, аннан саклану максатыннан үткәрелде. Балалар велосипедлар белән төрле уеннарда катнаштылар.
-
Сарманда урып-җыю, чәчү – берочтан бара
Районда урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Көзге бодай һәм арышны җыеп алып, хуҗалыкларда арпа һәм язгы бодайны суктыруга керештеләр. Арпа 8200 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 57 процентыннан алынды, аның һәр гектарыннан уртача 25 центнер уңыш җыела. Иң югары уңыш - «Нөркәй» агрофирмасында биредә һәр гектардан 29,7 центнер бөртек суктыралар....
-
Сарман авылы ветераннар советлары рәисләре Башкортстанның Кандра күлендә булып кайттылар
13 август көнне авыл ветераннар советлары рәисләре Башкортстанның Кандра күлендә булып кайттылар.Ни хикмәт, көне дә җылы, кояшлы булды. Ветераннар күлнең чисталыгына, үтә күренмәлелегенә, табигатьнең матурлыгына сокландылар, рәхәтләнеп су коендылар, катамаранда йөрделәр. Экскурсовод мондагы тауның иң биек җиренә алып менеп, күлнең киңлеген күрсәтте, исеменең килеп чыгышы, аның белән бәйле риваятьләр турында...