7 август 2014 яңалыклары
-
Сарманда "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе узачак
Билгеле булганча, беренче сыйныфка баручы аз керемле гаилә балаларына ярдәм итү йөзеннән, «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясенә старт бирелгән иде. Иртәгә Сарманның Ял паркында шушы акция кысаларында тантаналы чара үткәрелә. Ул 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
-
Кәүҗияктән Гаязовлар гаиләсенә тавыш бирү башланды
Айнур һәм Лилия Гаязовларның конкурста катнашуы турында әйтелгән иде инде. Бүген "Нечкәбил -2014" республика бәйгесендә тавыш бирү башланды. Хөрмәтле райондашлар, сез дә читтә калмагыз. Моның өчен www.nechkebil.ru сылтамасына кереп тавыш бирү мөһим.
-
Сарманлылар өчен яшь калуның ун сере
1. Туйганчы ашамагыз! 2500 калория урынына 1500 генә дә җитә. Шуның белән сез күзәнәкләргә ял бирерсез, активлыкларын арттырырсыз. 2. Меню яшькә карап төзелсен. Бавыр һәм чикләвекләрне даими кулланганда, утыз яшьлек хатын-кызларда беренче җыерчыклар соңрак барлыкка килер. Кырык яшьтән узганнарга бета-каротин файдалы. Илледән соң сөякләрне кальций, ә йөрәкне магний формада тота....