5 август 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар VII Бөтенроссия Спас Ярминкәсендә булып кайтты
1-3 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә VII Бөтенроссия Спас Ярминкәсе булып узды. Беренче көнне муниципиаль район башлыгы Нәфис Закиров, мәдәният бүлеге вәкилләре һәм бер төркем өлкәннәр дә катнашты. Шулай ук Александровка мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Рябинушка" рус фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Ярминкә күңелле язды.
-
Районда «Комбайн» операциясе бара
29 июльдән районда «Комбайн» операциясе бара. Аның барышында Сарман һәм Мөслим районнары техник күзәтчелек инспекторлары, басуларда булып, комбайннарның техник торышларын, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, комбайнчыларның документларының тәртиптә булу-булмавын тикшерәчәкләр. Операция 16 августка кадәр дәвам итәчәк.
-
Кәүҗияктән Гаязовлар гаиләсенә конкурста җиңү яуларга ярдәм итик
Кәүҗияктә яшәүче Айнур һәм Лилия Гаязовларга "Нечкәбил -2014" республика бәйгесендә җиңү яулар өчен, хөрмәтле райондашлар, безнең ярдәм кирәк. Моның өчен www.nechkebil.ru сылтамасына кереп тавыш бирү мөһим.
-
Әлмәттә 40 елдан соң классташлар очрашты
Иске Әлмәт сигезьеллык мәктәбен моннан кырык ел элек тәмамлаучыларның очрашуы үткәрелде. Элеккеге "укучыларны" мәктәп директоры Рәҗәп Фаттахов каршы алды. Очрашуда катнашучылар үзләре укыган классларда булдылар, мәктәп елларын искә алдылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. Гөлфия Закирова(Салихова) һәм Илүзә Фәррахова(Газизова) "Алда көтсен яңа очрашулар" дигән видеоязма әзерләгәннәр. Очрашуда катнашучылар шулай ук вакытсыз араларыннан...
-
Сарманда яңа кибет төзелә
Районыбыз елдан-ел төзекләнә, матурлана. Яңа объектлар калка. Сарманга Әлмәт шәһәре ягыннан килеп кергән якта яңа кибеткә нигез салдылар. Бүгенге көндә төзелеш кызу темплар белән бара.
-
Сарманда бассейн төзелеше тәмамлана
Озакламый Сарманда да елның теләсә кайсы вакытында рәхәтләнеп су керергә мөмкин булачак. Бүгенге көндә йөзү комплексында эшләр төгәлләнеп килә, территориясе матурлана, капка-коймалар тотыла.