31 июль 2014 яңалыклары
-
Сарманда ЮХИДИ инспекторлары чираттагы рейд үткәрде
Кичә, 30 июльдә, район ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрелде. Аның барышында 17 юл кагыйдәсен бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Болар арасында куркынычсызлык каешларын кулланмыйча йөрүчеләр, җәяүлеләр кичүендә җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар, махсус балалар өчен утыргычтан башка транспорт салонында балалар йөртүчеләр бар, һәм шулай ук вакытында...
-
Районда урып-җыю эшләре көннән-көн колач ала
31 июльгә бөртеклеләр 9400 гектарда теземнәргә салынып (барлык мәйданнарның 18 проценты), шуның 9100 гектары суктырылды. Аның 6000 гектарын - арыш, 3100 гектарын көзге бодай тәшкил итә. «Нөркәй» агрофирмасында 300 гектарда арпа ектырылды. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,3 центнер тәшкил итә, республика буенча ул - 23,6 центнер. Ә районда әлегә иң югары...
-
Сарманга Мөслимнән концерт белән киләләр
Мәдәният һәм сәнгать елы уңаеннан концертлар оештырыла. Сарман районы - Мөслимдә, ә Мөслим районы үзэшчәннәре Сарманда чыгыш ясаячак. Сарманлылар 29 июль - Рус Шуганы, 5 август - Уразмәт, 2 сентябрь - Митрәйдә концерт бирәчәк. Мөслимлеләр Сарман районы авылларына гастрольгә чыга: 31 июль - Мортыш Баш, 7 август - Каташ-Каран, 4...
-
Сарман артистлары - Мөслимдә (Фоторепортаж)