25 июль 2014 яңалыклары
-
Ураза бәйрәменә - изге теләкләр!
28 июльдә бар мөселман халкы Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. Рамазан аеның тәмамлануы хөрмәтенә җәмәгать белән кылына торган бу бәйрәмдә мөселманнар бер-берләрен тәбриклиләр, изге теләкләр телиләр. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров та барлык райондашларны бәйрәм белән котлый. Аның котлау хатында мондый юллар бар: «Мөхтәрәм райондашлар! Сезне изге бәйрәмебез - Ураза гаете...
-
Районыбыз өлкәннәре Казанга сәяхәт кылды
«Чәршәмбе көнне өлкәннәр Казанга сәяхәт кылдык. Ветераннар советында безне хәерле юл теләп озатып калдылар. Казанда бик күп истәлекле, тарихи урыннарны - Кремльне, Кол Шәриф мәчетен, Сөембикә манарасын күрдек, «Туган авыл» комплексында, башка җирләрдә булдык. Нурсинә Хәйруллинага зур рәхмәт, ул һәркайсы турында күп мәгълүмат туплаган, безне таныштырып барды. Сәяхәттән зур кичерешләр...
-
Районда кыр эшләре дәвам итә
«Районда кыр эшләре дәвам итә. Уракка төшкән агрофирмаларга аграр көллият тә кушылды. 24 июльгә көзге бодай 1900 гектарда ектырылды, 1500 гектарыннан суктырып алынды. Һәр гектарның уртача уңышы 24 центнер тәшкил итә. 46800 тонна сенаж салынып, план 101 процентка үтәлде. Бу эш әле дәвам итә», - дип хәбәр итте район авыл...
-
Ураза гаете мөбарәк булсын!