22 июль 2014 яңалыклары
-
Районыбыз нефтьчеләре хисап тотты
Җәлилдә "Җәлилнефть" идарәсенең I нче яртыеллык буенча эш нәтиҗәләренә багышланган конференция үтте. Анда муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров катнашты.
-
Районыбыз өлкәннәре Кандра күлдә ял итте
Районыбыз ветераннары Башкортстан Республикасының Кандра күлендә булып кайттылар. Өлкәннәр җырлашып, биешеп, барлык борчу-мәшәкатьләрен онытып, күңел ачканнар, су коенганнар, рәхәтләнеп ял иткәннәр. Экскурсияләр дәвам итә. 23 июль көнне район ветераннары Казан шәһәренә юл тотачак.