10 июль 2014 яңалыклары
-
Район пенсионерларының киләсе елдан яшәү минимумы үзгәрә
Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының соңгы утырышында 2015 елга республикада пенсионерларның яшәү минимумы расланды. Ул 6310 сум тәшкил итәчәк. Киләсе финанс елына яшәү минимумы пенсиягә социаль түләү күләмен билгеләү өчен раслана.
-
Районда күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде
Районда терлек азыгы әзерләү, игеннәрне тәрбияләү эшләре дәвам итә. 33000 тонна сенаж, 4200 тонна печән, 62 тонна яфраказык әзерләнде. 7100 гектарда чәчелгән күпьеллык үләннәрнең беренче катын чабу төгәлләнде. 300 гектарда люцерна һәм клевер орлыкка калдырылды. Ул участокларда корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртүләр үткәрелде. Соңрак чәчелгән язгы бодай, арпа мәйданнарында, явымлы һава...
-
Иске Минзәләбашта Кыяметдиновлар гаиләсе барысына да үрнәк булып тора
Авылыбызда шундый гаиләләр бар: алар бер-берсе белән җылы мөнәсәбәттә, аларда яктылык, тынычлык, алтын урталык була. Алга да чапмыйлар, артта да калмыйлар, каударланмыйлар да. Мондый гаиләләр илне-көнне җылыталар, яктырталар. Флер белән Рәмилә, гомумән, барлык Кыяметдиновлар да - нәкъ шундыйлардан. Кыяметдиновлар белән мин күптән таныш. Аралашып, очрашып, сәламләшеп торабыз. Нинди холыклы, нинди...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Нарат-Асты авылы табигате күренеше
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Светлана Карпова безгә Нарат-Асты авылының матур урыннары күренешләрен җибәрде.