9 июль 2014 яңалыклары
-
Янурыстан Халидә һәм Равил Зәйнуллиннар тату яшәү серен беләләр
Төбәгебез талантлы кешеләре, күренекле шәхесләре белән дан тота. Озак еллар тату матур гомер кичергән парлар район елъязмасын тулыландыра. Шундыйларның берсе - Янурыс авылында яшәүче Халидә һәм Равил Зәйнуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды. Гаилә башлыгы - республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, СССР кинематографиясе отличнигы Равил Шәйхетдин улы - районыбызда танылган...
-
Сарманлылар Ураза һәм Корбан гаетләрен бәйрәм итү көннәрен белделәр
"Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы Татарстан Республикасы Законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2014 елның 28 июле Ураза гаетен бәйрәм итү көне буларак билгеләнгән; 2014 елның 4 октябре - Корбан гаете. Татар-информ
-
Сарманлылар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнаша алалар
Аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләргә, тәрбиягә алынган балаларга, инвалид балаларга һәм башка социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе старт алды. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм "Электрон Татарстан" инфоматларында яшерен һәм ачык рәвештә хәйрия кертемен салу мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы...
-
Сарман районыннан ике проект социаль проектлар конкурсында катнаша
Республикада, шул исәптән безнең районда да, инде традициягә әйләнгән "Бердәм Россия" көннәре" быел да узды. Очрашуларга килгән халык районда тормыш-көнкүрешне яхшырту буенча эшләнгәннәрне бәяләп, бу юнәлештә үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. Май ахырында "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Республикасы бүлекчәсе политсоветы социаль мәсьәләләрне хәл итүдә халык проектларына булышлык күрсәтү инициативасы белән чыкты....
-
Дүсем авылының ямьлелегенә шигырьләр дә багышлыйлар
"Авылымның гүзәл почмагы" фотоконкурсына күренешләрне интернет кулланучыларыбыз соңгы арада активрак җибәрә башладылар. Дүсемнән Айгөл Яхина безгә апасы Фәйрүзә Хәбибуллина язган шигырьләр белән бергә авыл күренешләрен дә җибәрде. Төп фотода - Фәйрүзә Хәбибуллина. *** Июль ае,кызу печән өсте Болын чәчәкләргә күмелгән Кыйблалардан шәфәкъ кызыллыгы Җиләк тәлгәшенә эленгән Җәйге җылы яңгыр явып...
-
Районда Питрау бәйрәмнәре якынлаша
Керәшен халкының күркәм бәйрәме - Питрау җитә. Аны элеккедән килгән традицияләргә тугры калып, җиренә җиткереп үткәрә беләләр. 12 июльдә Питрауга райондашларны да көтеп калалар. Нарат Астында бәйрәм - 16:00, Ләкедә - 18:00, Баткакта 19:00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез, хөрмәтле дуслар!
-
Сарманлылар район үзәк хастаханәсендәге шартлардан канәгать
Быел район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә төгәлләнгән капиталь төзекләндерүдән авырулар бик канәгать. Биредә җылылык системасы, электр хуҗалыгы, идәннәр алыштырылды, стеналар тигезләнеп буялды, барлык палаталарда да санитария бүлмәләре булдырылды. "Узган ел да дәваланган идем. Быел да табибка каралырга килгән җирдән хастаханәгә салып куйдылар. Шартлар бик яхшырган. Безнең өчен иң кирәге, уңайлысы...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Югары Чыршылы авылы табигате күренеше
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Фәнүзә Хамәтҗанова Югары Чыршылы авылы табигате күренешен җибәрде.