8 июль 2014 яңалыклары
-
"Сарман" кинотеатрында эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкиле программалар белән таныштыру уздырачак
14 июльдә Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкиле тарафыннан эшмәкәрләрне республикада үткәрелә торган программалар белән таныштыру уздырыла. Кызыксынган эшмәкәрләр 8:20 сәгатьтә Сарман кинотеатры бинасына чакырылалар.
-
Җәлилдә юбилейларга әзерлек кысаларында киңәшмә узды
Бүген Җәлил бистәсе башкарма комитетында бистәнең - 50, "Җәлилнефть" идарәсенең 55 еллык юбилейларына әзерлек кысаларында алып барылучы ремонт һәм төзелеш эшләренең торышына багышланган киңәшмә узды. Анда "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров кереш сүз белән чыгып, бистәдә соңгы...
-
Сарманда язгы чакырылышның соңгы "отправкасы" булды
Хәзерге вакытта дәүләт оешма-учреждениеләренә керү өчен хәрби хезмәт үтү мәҗбүри булу сәбәпле, беркемгә дә "поблажка" ясалмый, шул исәптән җитәкче балаларына да. Бүген иртән Сарман районыннан 13 һәм Мөслим райоыныннан 1 егет армиягә киттеләр. Алар арасында җитәкче балалары да бар иде. Әйтеп үтәргә кирәк, әлеге "отправка" язгы чакырылышның соңгысы булды. Шулай...
-
Районда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр
Бүген, 8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Каташ Каран мәдәният йортында зур тантана узды. Анда озак еллар бергә тату гомер кичергән матур парлар хөрмәтләнде. Нәкыя һәм Мансур Ильясовлар - 55, Равил һәм Халидә Зәйнуллиннар - 50, Зөлфия һәм Фрат Зиннуровлар 40 ел үрнәк тормыш итеп, авылдашлары, райондашлар...
-
Сарманда Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабын тәкъдир иттеләр
7 июльдә "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан танылган язучы, тарихчы-галим, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Фәүзия Бәйрәмова, үз халкының гамьле бер вәкиле буларак, татарлар күпләп яши торган төбәкләргә еш сәяхәт кыла, андагы милләттәшләребезнең яшәү рәвешләрен, рухи тормыш...
-
Сарман гимназиясе укучыларының чыгарылыш кичәсендә эксклюзив торт булган
"Чыгарылыш кичәсеннән эксклюзив фото" конкурсында сезне чын мәгънәсендә эксклюзив фото көтә: Сарман гимназиясенең 11 "А" сыйныфы укучысы Гөлназ Гарипова чыгарылыш кичәсеннән торт фотосын җибәрде. Анда сыйныфның барлык укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм мәктәп директоры "бар".
-
Сарманда контракт буенча хезмәт итүче солдат белән очрашу узды
Узган атнада Сарман авылы Хәрби комиссариат бинасында Сөлек авылы егете Айрат Сәмыйгуллин белән очрашу узды. Ул контракт буенча Ульяновск шәһәрендәге Кутузов Орденының икенче дәрәҗәле 31нче аерым гвардия десант-штурм бригадасында хезмәт итә. Контракт өч ел дәвам итәчәк, Айрат аның яртысын үткән инде. Очрашуда ул җыелган кешеләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирде, хезмәт...