4 июль 2014 яңалыклары
-
Сарманга Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте килде
5 июльдә Сарманда автоузыш белән Татарстан Республикасы инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте булды. Аларны район чигендә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Хәмзә Фарукшин каршы алдылар. Автоузышта катнашучылар район үзәгене ял паркында сарманлылар белән очраштылар, үзләренең җыр-моңга сәләтләрен күрсәттеләр. Үзләре дә сарманлыларның...
-
Районда хуҗалыклар күбрәк азык әзерләп калырга тырышалар
Терлекләр тук кышласын өчен, мөмкин кадәр күбрәк азык әзерләп калырга тырышалар хуҗалыклар. 3 июльгә район буенча шартлы баш һәр терлеккә 8,8 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Печән 3000 тонна әзерләнсә, сенаж 25000 тонна салынды. Игеннәр корткыч бөҗәкләргә каршы - 38000, төрле авыруларга каршы - 12000, чүп үләннәренә каршы 70000 гектарда эшкәртелде....
-
Иске Кәшер авыл җирлегендә таш җәю эшләре башкарыла
Җыелган үзара салым акчасына Иске Кәшер авылы типтәр зиратына кадәр, Урта Кәшер авылының мәчете һәм авыл клубына кадәр , Анак авылы урамына таш җәю эшләре башкарыла. Мондый эшләр Янурыс авыл җирлегендә дә бара.
-
Районда малайлар күбрәк туа
Быелның ярты елында, ягъни январь-июнь айларында районда 177 бала туды. Аларның 96 сы - малай, 81 е - кыз. 61 е - гаиләдә беренче, 60 ы - икенче, 40 ы - өченче, калганнары - дүртенче, бишенче... бала. Барлыгы 250 үлем очрагы теркәлде. Аларның 141 е - ир-ат, 109 ы -...
-
Сарманда чүпне урамда гына калдыралар
Сарманның матурлыгы үзебезнең кулда икәнлеге даими әйтелсә дә, бу бар кешегә дә тиешенчә "барып җитми", диярсең. Менә берәүләр фонтанлы ял паркы кырына чүпләрен чыгарып куйганнар. Җил аларны тараткан. Ул кешеләр әллә чүп машинасы чыгарып куйган чүпләрне үзе җыеп йөри дип уйлыйлардыр? Хөрмәтле дуслар! Тагын бер кат кабатлыйбыз: районыбызның матурлыгы, чисталыгы...