1 июль 2014 яңалыклары
-
Сарман гимназиясе укучысы Эльза Шәйхразиева чыгарылыш кичәсендә Axelle төркеме белән фотога төшкән
"Чыгарылыш кичәсеннән эксклюзив фото" конкурсы бүген рәсми рәвештә старт алган иде. Безнең икенче катнашучыбыз - Сарман гимназиясен тәмамлаган Эльза Шәйхразиева. Ул безгә Axelle төркеме белән төшкән фотоларын җибәрде.
-
Өстәмә компенсация алу өчен янәдән теркәлүне сарманлылар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә уза алалар
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады. Ул балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче ата-аналарга, өстәмә компенсация алу өчен, яңадан теркәлүне әлеге учреждениеләрдә генә дә үтәргә мөмкин икәнен билгеләп үтте. Билгеле булганча, балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче...
-
Район басуларында игеннәрне тәрбияләү эшләре дәвам итә
Игенчегә ял юк. Бүген ул чәчүлекләрне тәрбияли. Корткыч бөҗәкләргә каршы 37 мең гектарда, авыруларга каршы 12 мең гектарда һәм чүп үләннәренә каршы 69 мең гектарда җир эшкәртелде. 8500 гектар җир көзге чәчүгә әзерләнелде.
-
Сарманлыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәядән түләү кәгазьләре кайтачак
Бүгеннән башлап Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү тарифлары арта. Республикада яшәүчеләр августта торак-коммуналь хезмәтләр өчен арттырылган бәядән түләү кәгазьләре алачаклар. Арткан бәяләр турында Татар-информ сайтыннан укый аласыз.
-
Җәлилдән Рината Сөләйманова – "Чыгарылыш кичәсеннән эксклюзив фото" конкурсының беренче катнашучысы
Узган атнада без унберенче сыйныф укучылары өчен конкурс игълан иткән идек. Безнең беренче катнашучыбыз да бар - беренче санлы Җәлил урта мәктәбен тәмамлаган Рината Сөләйманова. Шулай итеп, конкурсыбыз рәсми рәвештә старт алды. Сездән фотографияләр көтеп калабыз!