23 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарманда коры һавага алмашка тагын яңгырлар килә
Районда яңгырлар туктады, эшләрне иркенләп эшләп була, дип уйласагыз, сезгә хәбәр итәргә ашыгабыз: иртәгәдән Сарманда озакка сузылган яңгырлар башлана. Моның турында G!Smeteo.ru сайты кисәтә. Шуңа күрә, чүп утасы яки корт агулыйсы булса, бүген эшләп калырга тырышыгыз.
-
Сарман кызы Ләйсән Хафизова "Җый һәм җиң" бәйгесендә җиңде
Нәниләр өчен инде 25 елга якын чыга торган өч телдә "сөйләшүче" "Салават күпере" журналы укучыларына һәрдаим сюрпризлар ясый. Төрле бәйрәмнәр оештыра, бәйге-ярышлар үткәреп, җиңүчеләрне шатландырып тора. Узган елның сентябрь санында игълан ителгән "Җый һәм җиң" бәйгесе дә өлгер, уңган-булган балалар өчен. "Салават күпере"нең тугры дуслары уку елы буе журнал битләрендә...
-
Сарман районында "Игътибар – балалар!" чарасының беренче этабы төгәлләнде
"Игътибар - балалар!" массакүләм профилактик чарасының беренче этабы төгәлләнде. Ул 19 майдан 19 июньгә кадәр дәвам итте. Бу чорда балалар учреждениеләре, алар күп була торган урыннарга игътибар көчәйтелде, юллар, юл билгеләре тагын бер кат тикшерелде. Шулай ук постлар эшләде, транспорт чараларының тизлек режимы, кагыйдә бозучы җәяүлеләр контрольдә тотылды. Шулай ук...
-
Ләкедә сугыш корбаннарын искә алдылар
22 июньдә Ләке авыл җирлегендә "Һаман да истә" дип исемләнгән Һәйкәл янында 1941-1945 елларда сугыштан кайтмый калган авылдашларны искә алу тантанасы уздырылды. Тантанада авыл җирлеге башкарма комитеты, мәдәният йорты, балалар бакчасы, тыл ветераннары катнашты. Һәйкәл каршына тәкыялар Һәм чәчәкләр куелды. Сугыш корбанннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сарманда митинг...
-
Сарман районында саранча табылмаган
Татарстанның берничә районында саранча личинкалары табылган. Сарман районы әлеге исемлектә юк. Алексеевск, Баулы, Зәй, Мөслим, Тәтеш һәм Ютаза районнарында бердән егерме бергә кадәр личинка тапканнар. Биш личинка һәм аннан артыграк булуы хәлнең яхшы булмавын күрсәтә. Әгәр дә Республикада кызу һава булачак икән, саранча тиз активлашачак. Моңа кадәр аларга яңгыр һәм...