16 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарманда өлкәннәр өчен Сабантуй узды
14 июньдә Сарман Даулы болынында ветераннар, пенсионерлар һәм инвалидлар Сабантуй бәйрәмен үткәрделәр. Аларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов килделәр. Яңгыр явуга карамастан, өлкәннәр конкурсларда, уеннарда катнашып, рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр.
-
Сарман районы делегациясе Магнитогорск Сабан туенда катнашты
14 июнь көнне Сарман районы делегациясе Магнитогорск шәһәре Сабан туенда катнашты. Аңа район башлыгы Нәфис Закиров җитәкчелек итте. Металлурглар шәһәре Сабан туе быел шәһәрнең һәм татарларның бирегә килеп урнашуларына - 85, Сабан туе үткәрелә башлауга 40 ел тулуга багышланды. Сарманлылар магнитогорскилыларга җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, ә көрәшчеләребез милли көрәштә катнаштылар, "Сарман"...
-
Район медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре үтте
15 июньдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар безнең сәламәтлек сагында торалар. Без барлык медицина хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбриклибез, аларга эшләрендә уңышлар телибез. Район газетасының 18 июнь санында медицина хезмәткәрләренә багышланган "Тормыш матурлыгы саулыкта" дигән махсус сәхифә чыгачак.
-
15 июньдә сарманлылар Халыкара әтиләр көнен билгеләп үттеләр
Халыкара әниләр көне бар икәнен һәр кеше дә белә. Ә менә Халыкара әтиләр көнен белүчеләр бармы икән? Ул июнь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. "Күптән түгел генә шундый хәл турында ишеттем. Бер баладан "Сиңа ике кул нигә кирәк?" - дип сораганнар. Бу бала, җавап итеп: "Бер яктан әнинең кулын, икенче...